“Татарстан Республикасы коммуналь предприятиеләр Союзы” директорлар Советы чираттагы утырышын үткәрде

2012 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “Татарстан Республикасы коммуналь предприятиеләр Союзы” РООР директорлар Советының чираттагы утырышы булды. Чараны директорлар Советы рәисе А.Х. Хәйруллин алып барды.  Утырышта “ТКХ системасындагы иң куркыныч объектларны иминиятләү” (27.07. 2010 елдан 225-ФЗ номерлы “Куркыныч объектта авария нәтиҗәсендә зыян салган өчен куркыныч объект хуҗасының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри рәвештә иминиятләү турындагы” Федераль закон таләпләре туры килеп) дип аталган беренче сорау буенча “СУПЕРТЭК” (Мәскәү) ҖЧҖ Компания генераль директоры С.Е. Угловский һәм “Согаз” ААҖ иминият компаниясенең Казандагы филиалының директор урынбасары Л.С. Ермолаева чыгыш ясады. Утырышны алып баручы А.Х. Хәйруллин билгеләп үткәнчә, әлеге сорау иң беренче чиратта, җылылык һәм су белән тәэмин итү объектларына, шулай ук торак йортлардагы лифт хуҗалыкларына кагыла. Утырыш барышында әлеге сорауны хәл итү өчен бердәм уңай юл әзерләргә кирәклеге ассызыкланды.

“Татарстан Республикасы торак-коммунал предприятиеләренә ярдәм итү өчен лизинг эшчәнлеге турында” дип аталган икенче сорау буенча “Таткоммунпромкомплект” ААҖ генераль директоры Е.И. Шмагин һәм “Татлизинг” ГУП генераль директоры М.М. Нуруллин сөйләде. Икенче сорау турында фикер алышканда, утырышта катнашучылар, хәзерге вакытта предприятие һәм оешмаларны махсус техника һәм материал ресурслар белән тәэмин итүнең системалы юлы булмавын билгеләп үттеләр, координацион совет җитәкчеләренә лизинг схемасы эшен активлаштыру тәкъдим ителде.

Утырыш ахырында оешмага яңа әгъзалар кабул итү һәм республика коммуналь предприятиеләренең иң алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү белән бәйле кайбер өстәмә сораулар тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International