Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында хезмәт итүнең норматив срогы беткән лифт җиһазларын алыштыру соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде. Чарада муниципаль оешмалардан вәкилләр, министрлык белгечләре катнашты.
Торак-коммуналь хуҗалык Идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Е.А. Михайлов төп доклад белән чыгыш ясады. 2012 ел нәтиҗәләре буенча республикада 970 лифтны алыштырганнар. Исегезгә төшереп үтәбез, 2012 елда Татарстанга, ТКХ Фонды чараларыннан, өстәмә рәвештә 200 млн. сум бүлеп бирелде. Бүленеп бирелгән чараларның бер өлеше лифтларны алыштыруга юнәлдерелгән. 2013-2017 елларда 7735 берәмлек лифт җиһазын алыштыру планлаштырыла. Е.А. Михайлов үз чыгышында муниципаль оешмалар арасында эшләнгән эшләр буенча чагыштырулар китерде. Чарада катнашучылар агымдагы хәл һәм киләчәктә эшлисе эшләр планы турында фикер алыштылар.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов лифт җиһазлары хезмәте һәм аларны алыштыру сорауларының бик мөһим булуын билгеләп үтте. Ул муниципаль оешма җитәкчеләренә эш барышын оператив һәм эффектив тикшерү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Моннан тыш, киңәшмә кысаларында “Карачаровский механический завод” ААҖ лифтларын презентацияләү булды. Хәзерге вакытта завод “Казанский лифтостроительный завод” ҖЧҖ белән хезмәттәшлек итә. Әлеге хезмәттәшлек республиканы йөк күтәрүчәнлеге 5 000 кг кадәр булган йөк лифтлары һәм йөк күтәрүчәнлеге 1 000 кг булган пассажир лифтлары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.