Министрлыкта Урта Кабанны пычрактан арындыру соравы буенча киңәшмә булды

2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында Урта Кабанны пычрактан арындыру соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов үткәрде. Чарада Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов, шулай ук министрлыкның торак-коммуналь һәм төзелеш блокларыннан белгечләр, экология һәм җир астын куллану сораулары буенча белгечләр катнашты.

Бүгенге көндә тикшеренү нәтиҗәләре түбәндәгеләрне күрсәтте: Урта Кабан күле суы пычрануы ягыннан санитар-эпидемиологик таләпләргә якын, ләкин, яңгыр сулары һәм агып җыела торган су агымнарын өстәмә рәвештә чистарту таләп ителә. Киңәшмә барышында, катнашучылар тарафыннан, пычрата торган матдәләрне юкка чыгара торган төрле системалар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International