Идел буе Техник Мәгълүмат бюросы “Дәүләт һәм муниципаль сатып алуларның актуаль сораулары” дип аталган республика семинарында катнашырга чакыра. Әлеге чара 2012 елның 21 ноябрендә Казан шәһәре, Декабристлар пр,1 йортта урнашкан Химиклар Сараеның зур залында булачак.
Семинар үткәрүнең максаты – дәүләт сатып алу базарын үстерү, базарда катнашучыларның компетентлыгын һәм квалификациясен күтәрү.
Семинарда дәүләт сатып алу өлкәсендә эшли торган компания һәм оешмалардан белгечләр, директорлар һәм җитәкчеләр катнаша.
Докладчылар буларак ФАС вәкилләре, Түбән Новгород , “ПБТИ” ҖЧҖтән экспертлар чыгыш ясаячак.
Докладчылар дәүләт сатып алу тармагы өчен бүгенге көндә иң актуаль саналган темага чыгыш ясачак: “Дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендәге актуаль сораулар”, шулай ук ФЗ-94 һәм 223нең эшчәнлеге һәм эше белән бәйле сораулар каралачак.
Киң аудиторияне җәлеп итү өчен, сезнең карамактагы, сезгә хисаб бирә торган, буйсынган компания, оешма, идарә һәм ведомстволарга әлеге семинар турында хәбәр итүегезне үтенәбез.
Конференциядә катнашучыларның барысы да барлык чыгышларның презентациясен үз эченә алган, тарата торган материаллар биреләчәк.
Семинарда катнашу бушлай.
Семинарның расписаниесе:
9.30 -10.00 катнашучыларның килүе һәм аларны теркәү
10.00 -11.50 докладчыларның чыгышы
11.50-12.15 кофе-брейк
12.15-14.00 докладчыларның чыгышы һәп презентация.
Семинарда катнашуга гаризалар 19 ноябрьгә кадәр түбәндәге телефон буенча кабул ителә: 526-69-69.