Бүген Министрлыкта законсыз төзелеш фактларына юл куймау турында сөйләштеләр

2012 елның 16 ноябре, җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында индивидуаль торак төзелеше зонасында күпфатирлы йортларны законсыз төзү соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде. Чарада дәүләт органнарыннан, муниципаль оешмалардан вәкилләр, Төзелеш Министрлыгы белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә индивидуаль торак төзелеше зонасында күпфатирлы йортларны законсыз төзү, мондый төзелеш вакытында барлыкка килгән проблемалар һәм федераль, республика хакимият органнары, җирле үзидарә органнары дәрәҗәсендә законсыз төзелеш фактларына юл куймау буенча күрелгән чаралар сораулары тикшерелде.

Законсыз төзелеш булмасын өчен Министрлык тарафыннан, 16.11.2012 елдан 174 номерлы министр приказы белән расланган,  барлык муниципаль оешмаларга җибәрелгән, индивидуаль торак төзелеше зонасында күпфатирлы йортларны законсыз төзү фактларына юл куймау буенча Методик тәкъдимнәр әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International