Бүген Хөкүмәт йортында, видеоконференция режимында 2012 елда Татарстан Республикасында, РФның 21.07.2007 елдан 185-ФЗ номерлы “ТКХ реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында” Законын тормышка ашыру һәм мәктәпләрдә капиталь ремонт ясау сораулары буенча республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов үткәрде, чарада ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашты. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады.
Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 4 млрд. 369 млн. сум, әлеге сумма еллык лимитның 100% тәшкил итә. Барлык муниципаль оешмаларда да эшләр тулысынча төгәлләнгән.
Күпфатирлы йортларпны капиталь ремонтлау буенча өстәмә программа нигезендә гомуми мәйданы 0,65 млн. кв.м булган 65 күпфатирлы йортны ремонтлыйсы бар, әлеге программа буенча 29 меңнән артык граждан торак шартларын яхшыртачак. Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау өстәмә програмасы буенча гомуми суммасы 213,31 млн. сумлык эш эшләнгән, әлеге сумма еллык лимитның 58% тәшкил итә.
2013 елда капиталь ремонтланырга тиешле күпфатиры йортларның исемлеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.10.2012 елдан 1943-р номерлы боерыгы буенча расланган. Исемлеккә 41 муниципаль оешмадагы 811 күпфатиры йорт кергән, әлеге капиталь ремонтның гомуми суммасы 4 млрд. 354 млн. сум ( Әтнә, Әлки, Кайбыч һәм Чирмешән муниципаль оешмаларыннан тыш).
Ике контурлы казаннар урнаштыру буенча 2012 ел программасы тәмамланган. Һәр фатирны аерым җылыту системасына 4 мең 650 фатир күчерелгән, 39 км боҗраланган газүткәргеч труба, 38 км алгы як өчен газүткәргеч труба төзелгән. 2013 елда 21 райондагы 4,5 мең фатирны Һәр фатирны аерым җылыту системасына күчерү планлаштырыла.
“Чиста су” программасы буенча 2012 елның 16 октябренә газификация Фонды тарафыннан 323,65 км суүткәргеч челтәре төзелгән, 42 артезиан скважинасы борауланган, 41 сүэтем башнясы урнаштырылган.
2012 ел программасы буенча 165 гомуми белем бирү һәм 5 коррекцион мәктәптә барлык ремонт эшләре тәмамланган.
Татарстан Республикаы Министрлар Кабинетының 10.10.2012 елдан 1826-р номерлы боерыгы буенча мәктәпләрнең ( муниципаль һәм коррекцион) алгы якларын ремонтлау өчен өстәмә рәвештә195,75 млн. сум бүлеп бирелгән.
Фельдшер-акушерлык пунктлары төзү программасы буенча барлык 72 фундамент та ремонтланган. Инженерлык челтәрләренә тоташтыру, янәшәсендәге территорияләрне төзекләндерү, аерым кисәтүләрне бетерү буенча эшләр тәмамланып килә.