Казанда “ТРда төзелеш үсешенең инвестицион перспективалары”дип аталган региональ конференция булачак

2012 елның 26 ноябре, дүшәмбе
2012 елның 11 декабрендә “ТРда төзелеш үсешенең инвестицион перспективалары”дип аталган региональ конференция булачак. Конференциядә эре, үсеш перспективасы булган төзелеш компанияләреннән, төзелеш материалларын һәм төзелеш техникасын җитештерүчеләрләрдән һәм сатучылардан, төзелеш өлкәсендәге инновацион компанияләрдән, ТРсенең финанс оешмалары һәм дәүләт учреждениеләреннән якынча 450 вәкил катнашачак.

Конференция түбәндәге темаларга тукталачак: республика төзелеш проектларына финанслауны җәлеп итү проблемалары һәм ысуллары; Татарстан Республикасы төзелеш комплексының үсеш перспективалары; чит ил инвесторларын җәлеп итү өчен А класслы коммерция күчемсез мөлкәте төзү; инфраструктура үсеше; коммерция булмаган күчемсез мөлкәтне төзү һәм сатып алу буенча социаль программалар; торак һәм сәнәгать төзелеше өчен җир участокларын рәсмиләштерү һәм теркәү буенча актуаль сораулар һәм башкалар.

Чара түбәндәге адреста булачак: Казан шәһәре, Петербург ур., 1 йорт, “Гранд отель Казань” кунакханәсенең “Габдулла Тукай” Конференц –залы. Конференция була торган территориядә махсус күргәзмә мәйданнары булачак. Конференция кысаларында “Прорыв Республики” бизнес-проектлары бәйгесен үткәрү планлаштырыла, әлеге бәйге нәтиҗәләре буенча һәр номинация буенча төзелеш өлкәсендәге иң яхшы инвестицион проектлар сайлап алыначак.

Конференциядә катнашу турындагы сораулар белән түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (843) 247-80-20 (30,50).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International