Бүген Төзелеш Министрлыгында территориаль планлаштыру документларын тапшырып бетерү кирәклеге турында сөйләштеләр

2012 елның 27 ноябре, сишәмбе
Бүген республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында, министр урынбасары В.Н. Кудряшев рәислегендә, видеоконференция режимында республика муниципаль оешмаларын территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзү зоналары документлары белән тәэмин итү сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмәдә “Татинвестгражданпроект”  ГУП белгечләре һәм Төзелеш, архитектура һәм ТКХның архитектура һәм шәһәр төзелеш идарәсе белгечләре катнашты. Татарстанның бөтен муниципаль оешмалары кире элемтәгә тоташтырылган иде.

Бүгенге көндә республикада муниципаль районнарның территориаль планлаштыру схемаларын әзерләү процессы тәмамланып килә.

Татарстан республикасы муниципаль районнарын территориаль планлаштыруның 9 схемасы расланган ( Яшел Үзән, Әлмәт, Түбән Кама, Лаеш, Спасс, Бөгелмә, Менделеевск, Югары Ослан һәм Зәй).

 Татарстан республикасы муниципаль районнарын территориаль планлаштыруның  28 схема проекты тикшерелә ( Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Арча, Баулы, Балтач, Буа, Биектау, Алабуга, Зәй, Кукмара, Минзәлә, Яңа Чишмә, Норлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай, Ютазы, Мөслим).

Республиканың муниципаль районнарын территориаль планлаштыруның 6 схема проекты эшләнә.

Килешү процедурасы тәмамланган муниципаль районнарга (ТР КМнан килешү алган 24 район), территориаль планлаштыру схемасын раслау буенча, ел ахырына кадәр, район Советы сессияләрен үткәрү турындагы сорауны тикшерү тәкъдим ителде.

Министр урынбасары В.Н. Кудряшев әйтеп үткәнчә, 2013 елның гыйнварында Татарстан Республикасы территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзү зоналары документларының әзерлек дәрәҗәсен федераль дәрәҗәдә карыйлар, шуңа күрә кирәкле документларны вакытында тапшырырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International