Бүген Мәскәүдә торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Федераль фонд белән республиканың киләчәктә хезмәттәшлек итү сораулары тикшерелде

2012 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәү шәһәрендә.  Ул анда ТР Президенты Р.Н. Миңнехановның торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Федераль фонд генераль директоры А.А. Браверман белән очрашуында катнашты. Очрашу барышында күтәрелгән төп сорау – эффектив кулланылмаган федераль җир участокларын хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү.

Торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Федераль фонд, бүгенге көндә җир участоклары базарындагы иң эре уенчыларның берсе булып тора, эконом-класс торак базарын формалаштыру соравында Фонд тәкъдим иткән кораллар бик эффектив.

Очрашу барышында билгеләнеп үткәнчә, хәзерге вакытта республика, эре шәһәр агломерацияләрдә төзү өчен җир участоклары җитмәү проблемасы белән очрашты.

Практикада күренгәнчә, инвесторлар тарафыннан сатылып алына торган җир участокларының проект документациясендәге шәһәр төзелешен планлаштыру һәм территорияләрне планлаштыру өлешеның әзерлексез булуы төзелеп килүче микрорайоннарны социаль һәм инфраструктура ягыннан тәэмин итүнең системасыз тәртибен китереп чыгара.

Әлеге сорауга карата республиканың карашы бертөрле: аукцион барышында, җир участогында шәһәрнең перспектив үсеше һәм әйләнә-тирә территориясе белән үзара бәйләнгән, социаль, коммуналь һәм юл инфраструктураларын объектлары булган территорияне планлаштыру проекты эшләнергә  тиеш. Шуңа күрә республикада торак төзелеше үсешендә төп игътибар, комплекс булырлык эре проектларга һәм территорияләрнең үсешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Шул исәптән әлеге юнәлеш кысаларында социаль ипотека программасы тормышка ашырыла. Торак төзелешенә ярдәм итүче Федераль фонд белән хезмәттәшлек итү барышында әлеге программаны тормышка ашырырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International