Республика төзүчеләре файдалануга торак тапшыру буенча еллык бурычның 80 проценттан артыгын үтәделәр

2012 елның 1 декабре, шимбә

Бүген Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә һәм ТР Премьер-министры  И.Ш. Халиков катнашында, видеоконференция режимында  торак төзү һәм файдалануга тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча  Республика адреслы программаны тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмә барышында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ф.М. Хәнифов төп доклад белән чыгыш ясады. Доклад, традицион рәвештә, төзелеш оешмалары тарафыннан куркынычсызлык техникасы чараларының үтәлүе турындагы мәгълүматтан башланды. ТР президенты Р.Н. Миңнеханов киңәшмәдә, тагын бер кат, катнашучыларның игътибарын әлеге сорауга юнәлтте.

30 ноябрь торышына, республикада 2 миллион квадрат метрдан артык  торак ( еллык бурычның 80,8%) файдалануга тапшырылган. 20 муниципаль оешма торак файдалануга тапшыру буенча еллык планны тулысынча үтәгән (Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Апас, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Лаеш, Норлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән).

Авария хәлендәге торакны юкка чыгаруның 2012 ел программасы буеча, ТКХ реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд идарәсе тарафыннан Татарстан Республикасы тәкъдим иткән 558 млн. сумлык контрактлар реестры тикшерелде һәм хупланды.  Якын арада чираттагы акча траншы республикага  килеп җитәчәк. Мунципаль оешмаларга контрактларны һәм сатып алу килешүләрен тапшыруны тизләтергә кирәк, әлеге фикер киңәшмә барышында яңгырады.

1 декабргә, “Авыл клублары” программасы буенча  46 объектның 45ендә төзү-монтаж эшләре тәмамланды. Яшел Үзән районы Түбән Вязовый  авылындагы объект индивидуаль проект буеча төзелә, әлеге объектта 450 утыру урыны булачак. Әлеге объектны ел ахырына кадәр тапшыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International