Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖдә “Энергетика. Ресурс саклау” дип аталган 14 нче Халыкара махсуслашкан күргәзмәнең һәм “Энергоресурсоэффетивлык һәм энергияне саклау” дип аталган 13 нче Халыкара симпозиумның ачылу тантанасы булды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэре Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Равил Кәримов, ООН Европа икътисади комиссиянең тотрыклы энергетика буенча Комитеты рәисе Сигурд Хейберг катнашты. Күргәзмә һәм симпозиумны ТР сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы энергияне саклый торган технологияләр Үзәге оештырды. Халыкара күргәзмә – энергетика өлкәсе, чиктәш тармаклар, тармак һәм югары уку йорты фәннәре вәкилләренең очрашу урыны. Күргәзмәдә Россиянең күп кенә регионнарыннан һәм чит илләрдән белгечләр катнаша. Күргәзмә экспозициясе тармакның мөһим юнәлешләрен үз эченә ала, алдынгы казанышларны һәм фәнни эшләрне, эффектив техник карарларны, 160тан артык әйдәп баручы Россия һәм чит ил компанияләренең перспектив проектларын күрсәтә. Монда төрле продукциянең киң спектры тәкъдим ителгән: энергетик, электротехник һәм климатик җиһазлар, үлчәү энергоресурсларны хисаплау системасы приборлары, электр һәм җылылык энергиясен тапшыру чаралары, автоматлаштыру һәм идарә өчен микроэлектрон техника, программ тәэмин итү һәм башкалар.
Күргәзмәне ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов ”Әгәр дә без энергияне саклаудан башласак, бүген инде энерго һәм ресурс саклау турында сөйләшәбез” диде. Аның сүзләренә караганда, энергоресурсны саклау тармагы буенча республиканың уңышлары шактый зур, тулай региональ продукт үсә, ә энерго һәм ресурстан куллану артмый. “Бүгенге күргәзмә яңа технологияләр һәм яңа җиһазларны алга җибәрү өчен этәргеч бирәчәк, мин моңа ышанам. Бу күргәзмә генә түгел, бу – өйрәнү полигоны да, без монда энерго һәм ресурс саклау өлкәсендә булган барлык яңалыкларны өйрәнәчәкбез”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов һәм аның белән йөргән җитәкчеләр күргәзмә экспозициясе белән таныштылар. Аерым алганда, республика башлыгын, 5 номерлы повильонда, энергоресурс саклау өлкәсендәге каазанышлар белән “Казаньоргсинтез” ААҖ, “ТАИФ” ААҖ, “Нижнекамскнефтехим” ААҖ, “Татэлектромонтаж” ААҖ вәкилләре таныштырды.
“Нижнекамскнефтехим” ААҖ стендында, Рөстәм Миңнехановка, җылылык һәм энерго сыйдырышлыгы күрсәткечләре турында сөйләделәр, челтәрдә авырлык төшерергә ярдәм итүче җиһазларны күрсәттеләр.
“БарсГрупп” компаниясе белгечләре үзләренең эшләнмәләре турында сөйләделәр.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге компанияләрнең берсеннән килгән вәкилләр, энергиянең альтернатив чыганакларын кулланып, ресурс саклау өлкәсендә тормышка ашырырга мөмкин булган проектлар турында сөйләделәр. Шуларның берсе буенча, биоэнергетика казанышларын кулланып, тирес һәм кош тизәгеннән энергия барлыкка китерү мөмкинлеге уйланыла. Гомумән алганда, бүген республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендә, 2010-2015 еллар һәм 2020 елга кадәр перспектива өчен энергияне саклау һәм энергетик эффективлыкны үстерү программасы кысаларында күп эш эшләнүен ТР Президентына җиткерделәр.