Бүген Казанда Россия Федерациясенең Хисаплау палатасы рәисе Сергей Степашин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә аэропортның яңа терминалын, Универсиада авылының медицина үзәген, Агропромпарк һәм төзелеп килүче футбол стадионын карады.
Тикшерүнең беренче пункты булып, “Казан” халыкара аэропортының яңа 1А терминалы торды. Сергей Степашин, яңа аэропортның Европа дәрәҗәсендә булуын билгеләп, бинаны югары бәяләде.
Универсиада авылындагы медицина үзәгендә Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фаррахов, Сергей Степашин өчен, кыскача экскурсия үткәрде. Аның хәбәр итүенчә, Бөтендөнья студент уеннарына әзерләнү кысаларында төзелгән яңа үзәк агымдагы елның 1 сентябрендә студентлар өчен ишекләрен ачты. 4 катлы бинаның мәйданы 5670 квадрат метрны тәшкил итә. Беренче катта ашыгыч ярдәм блогы, нур диагностикасы бүлеге, инфекция кабинеты, ФГДС процедура кабинеты урнашкан. Икенче катта терапия, стоматология бүлекләре, тар белгеч кабинетлары урнашкан. Өченче катта клинико-диагностик лаборатория, гинекология бүлеге, профилактик тикшерү бүлеге урнашкан. Дүртенче катта көндезге стационар, физиотерапия бүлеге, антидопинг контроль блогы, административ блок урнашкан.
Штат расписаниесе нигезендә, поликлиникада 68 табиб, 100 хезмәткәр - урта һәм кече медицина персоналы, шулай ук административ-хуҗалык эше буенча белгечләр эшли.
Сергей Степашин берничә табиб кабинетына керде, андагы медицина җиһазларын югары бәяләде һәм табиблар белән сөйләште.
Агропромпаркта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сергей Степашинга, әлеге киң масштаблы сәүдә-җитештерү комплексының концепциясе турында сөйләде. Объект 8,5 га мәйданда урнашкан, төп бинаның гомуми мәйданы 50 мең квадрат метр, шуларның 14 меңе сәүдә рәтләрен тәшкил итә.
ТР Президенты сүзләренә караганда, Агролпромпаркның төп бурычы булып, арадашчылардан тыш, Казан базарларын Татарстан авыл хуҗалыгында җитештерелгән товарлар белән тәэмин итү тора. Һәр район өчен сәүдә мәйданнары бүленеп бирелгән, бина янында машиналар кую урыны төзелгән, ял көннәрендә йөк машиналарыннан сатып алу мөмкинлеге дә бар.
Сәүдәдән тыш, Агропромпаркта авыл хуҗалыгы продуктларын эшкәртү оештырылачак, әлеге күренеш авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә җиңеллек китерәчәк.
“Агропромпаркны төзеп, сез берьюлы берничә проблеманы чишәсез, бу бик әйбәт, - диде Сергей Степашин Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп. – Алып сатарларга юл бирмичә, авыл эшчәннәренә урын бирәсез, шәһәр халкын продуктлар белән тәэмин итәсез”.
45 мең тамашачы өчен төзелүче футбол стадионы тикшерүнең соңгы пункты булды. РФ Хисап палатасы Рәисе игътибарны шуңа юнәлтте ки, Казандагы стадион Россиянең башка шәһәрләрендәге аналогик һәм хәтта кечерәк корылмалардан да арзанракка туры килә, тупланган тәҗрибәне исәпкә алсак, киләчәктә мондый проектларны тагын да кечерәк сумммага тормышка ашырырга мөмкин. “Сезнең тәҗрибәне бөтен илгә таратырга кирәк”, - Сергей Степашин Рөстәм Миңнехановка.