Хөкүмәт йортында, видеоконференция режимында, торак төзү һәм тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак йорт фондыннан гражданнарны күчерү буенча Республика адреслы программаны тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә тәмамланды. Киңәшмәне ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов үткәрде, чарада ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашты, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин тып доклад белән чыгыш ясады.
15 декабрь торышына республикада 2 млн. 161,4 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган ( еллык бурычның 87,2%). Торак файдалануга тапшыру буенча еллык планны 31 муниципаль оешма тулысынча үтәгән. Калган вакыт эчендә еллык бурычны үтәп бетерү өчен 318,6 мең кв. метр торакны файдалануга тапшырырга кирәк. Социаль ипотека программасы буенча ел ахырына кадәр гомуми мәйданы 114,4 мең кв. метр булган 1 мең 796 фатирлы 12 торак йортны төзеп бетерергә һәм файдалануга тапшырырга кирәк. Республикада 640 БВС ветераны өчен 60 йорт төзү дәвам ителә.
Авария хәлендәге торакны ликвидацияләүнең 2012 елгы пррограммасы турында. Гомумән алганда, 705 бинада яшәүче 108 күпфатирлы йорттан 1 мең 856 кешене күчерү планлаштырылган, урнаштыру мәйданы 23 мең 725 кв. метрны тәшкил итә.
Татарстан Республикасы тәкъдим иткән 558 млн. сумлык (финанслауга мәҗбүри ярдәм итү күләменең 75%) контрактлар реестры, 2012 елның 29 ноябрендә, ТКХка ярдәм итүче Фонд идарәсе тарафыннан каралды һәм хупланды. Хәзерге вакытта чаралар республикага килеп җитте һәм муниципаль оешмаларга җибәрелде. 2012 елның ахырына кадәр күчерү буенча барлык программалар да тәмамланырга тиеш.
“Авыл клублары” программасы буенча бүгенгесе көндә 46 объектның 45ендә төзү-монтаж эшләре тәмамланган. Яшел Үзән районы Түбән Вязовый авылында 450 урынлы күп функциональ үзәкне төзү дәвам ителә.