Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында Татарстан Республикасы торак фонды белән идарә итү Концепциясенең төп юнәлешләрен тикшерү соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде. “Коммуналь предприятиеләр Союзы” РООР Директорлар Советы Рәисе А.Х. Хәйруллин, торак-коммуналь комплекс предприятиеләренең җитәкчеләре, шулай ук тармак министрлыкларыннан һәм ведомстволардан килгән вәкилләр белән бергә, Концепция барлыкка китерү сораулары турында фикер алышу булды. Киңәшмәдә катнашкан һәр кеше булачак концепциянең төп пунктлары буенча үз фикерен әйтте, аны камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, документның төп асылы торак-коммуналь фонд идарәсе катнашучылары арасындагы үзара мөнәсәбәтне яхшырту, шулай ук ТКХ өлкәсенең ачыклыгы һәм үтә күренмәлелегеннән гыйбарәт.
Киңәшмә ахырында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов мәктәпләрдә ТКХ нигезләрен өйрәнү буенча факультатив дәресләр барлыкка китерү идеясен тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, мондый төр яңарыш, кече яшьтән үк милек, күршеләр белән мөнәсәбәт һәм идарә компанияләре турында аңлаешлы формада тулы информация алырга ярдәм итәчәк.