Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында “Үзеннән-үзе көйләнә торган шартларда инвестицион-төзелеш комплексының үсеш стратегиясе” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция булды.
Халыкара конференциядә 150дән артык кеше катнашты, алар арасында Россия, Чехия һәм Словакиядән дә вәкилләр бар иде. Конференция эшендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы вәкилләре, проектлы һәм үзеннән-үзе көйләнә торган оешма белгечләр, НПО, СПО учреждениеләренең җитәкчеләре катнашты.
2012 елда Татарстанда төзелеш эшләренең күләме, 2011 ел белән чагыштырганда 13,3 процентка – 264 миллиард сумга кадәр арткан. Төзелешнең мондый күләме бик күп квалификацион кадрлар таләп итә. Эшче белгеч кадрлары, аеруча югары квалификацияле профессиональ хезмәткәрләр җитмәү проблемасын ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы И.Гимаев билгеләп үтте. Ул республиканың торак-коммуналь комплексы өчен белгечләр әзерләүнең үзенчәлекләре турында сөйләде.
Татарстанда төзүче кадрлар әзерләүнең төп үзәге булып КДАТУ тора, Әлеге уку йортында әзерләүнең алдынгы һәм заманча методлары, иң яхшы белем бирү кадрлары тупланган. КДАТУның өстәмә белем бирү проректоры, икътисади фәннәр докторы, профессор, төзелештә икътисад һәм идарә Институты директоры, “Төзелештә икътисад һәм эшмәкәрлек” кафедрасы мөдире Г. Заһидуллина конференциядә катнашучыларга кластерлы якын килү кысаларында, регионның инвестицион-төзелеш комплексы өчен кадрлар әзерләү стратегиясенең мөһим положениеләрен әйтте.
“Союз архитекторов и проектировщиков «Волга-Кама” СРО башкарма директоры В.Емелин фикер алышуда, үзе җитәкчелек иткән, үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалар составына керүче оешмаларга кадрлар әзерләү һәм квалификацияләрен үстерү белән бәйле сорауларны яктыртты. Аерым алганда, ул республикада әлеге процессны оештыруда КДАТУның мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.
Татарстанның Кама артындагы зур күләмле төзелеш эшләре кадрлар әзерләүдә яңа алымнар таләп итә. “Е.Н. Батенчук исемендәге Яр Чаллы икътисади-төзелеш көллияте” СПО ГАОУдиректоры А. Блощинский үз докладында төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалык өчен эшче кадрлар әзерләүдәге иң әһәмиятле мәсьәләләрне һәм әлеге процесста урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең ролен билгеләде. Әлеге докладка “Бөгелмә төзелеш-техник көллияте” СПО ГАОУ директоры А. Маслованың чыгышы аваздаш булды. Ул үз чыгышында Бөгелмә ресурс үзәгенең үсеш перспективаларын билгеләп үтте, приоритетлы чишәргә кирәк булган иң мөһим сорау буларак, профильле көллиятләр базасында, әзерләү һәм квалификация күтәрү өлешендә, үзеннән-үзе көйләнә торган оешмаларның ролен көчәйтүне ассызыклады.
Фикер алышу барышында төзүчеләр әзерләүдә барлыкка килгән иң мөһим проблемалар да әйтелеп кителде. “Казан төзелеш көллияте” СПО ФГБОУ директоры И.Симонов Казан төзелеш көллияте базасында ресурс үзәге оештыру турында сөйләде. Белем бирү процессында, иң беренче чиратта, әдәбият фонды һәм демонстрацион җиһазлау өлешендә материал-техник җиһазлануның түбән дәрәҗәдә булуы - бүгенге көн актуаль проблемаларының берсе.
Конференцияне оештыру комитеты доклад һәм чыгышларны югары бәяләде. Конференция нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының төзелеш тармагындагы эшче белгечлек кадрларын әзерләү өлешендә хәлләрне яхшыртуга юнәлтелгән берничә карар кабул ителде.