Бүген Хөкүмәт Йортында ТР президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә һәм ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында, видеоконференция режимында, торак төзү һәм тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү Республиканың адреслы программасын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмә барышында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Доклад, традицион рәвештә, төзелеш оешмалары тарафыннан куркынычсызлык техникасы чаралары үтәлү турындагы мәгълүматтан башланды. И.Э. Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, бәхетсезлек очракларының күбесе эре төзелеш урыннарында – Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә булган. Бүгенге көндә, Татарстанда 2013-2015 еллар өчен хезмәтне саклау шартларын тәэмин итү буенча республиканың максатчан программасы кабул ителде.
Татарстанда, 2013 ел өчен, торак төзеп тапшыру планы 2 млн. 398 мең кв.метр күләмендә расланды. Шулардан, социаль ипотека программасы буенча 383,3 мең кв. метр; күпфатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн. 9 мең кв. метр; аз катлы торак төзелеше буенча 1 млн. 13 мең кв. метны файдалануга тапшыру планлаштырыла.
2013 елның 11 гыйнвар торышына республикада 85,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, шул исәптән: социаль ипотека программасы буенча 57,1 мең кв. метрлы 12 йорт тапшырылган. Республикада Бөек Ватан сугышының 382 ветераны өчен 35 йорт төзү дәвам ителә.
Бүген республикада 363 мең кв. метр авария хәлендәге торак мәйданыннан гражданнарны күчерү таләп ителә. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин искәртеп үткәнчә, авария хәлендәге торактан күчерүнең 2013 ел программасын 15 гыйнварга кадәр эшләп бетерергә кирәк. 185-ФЗ законының яңа редакциясе нигезендә, 2012 елның 1 гыйнварыннан авария хәлендә дип танылган күпфатирлы йортлар күчерү программмасына кертелергә тиеш. Программа 3 ел, ягъни 2015 елга кадәр (2015 елны үз эченә алып) булган вакыт аралыгы өчен формалашырга тиеш. Шул ук вакытта, республика, 2015 елның 31 декабренә кадәр, авария хәлендәге барлык торак фондыннан гражданнарны күчерүне тәэмин итү йөкләмәсен тәкъдим итәргә тиеш.
Авыл клублары программасы буенча, 2013 ел планында 46 яңа авыл клубларын төзү каралган, сигез муниципаль оешмада эшләр башланган инде.