Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңниханов, ТР Яшел Үзән районы Түбән Вязовый бистәсендә, 2012 елда авыл клубларын төзү республика программасы буенча, соңгы һәм иң эре мәдәният йортын ачты.
ТР Президенты Яшел Үзән ҮРХнең филиалы – бистә амбулаториясендә булды. Мәйданы 1200 квадрат метр булган бинада республика чараларына ремонт эшләнгән, яңа җиһазлар куелган. Амбулаториядә поликлиника һәм көндезге стационар эшли, стоматология, терапия, акушер-гинекология, функциональ диагностика кабинетлары бар. Медицина учреждениесендә бистә һәм якын-тирә авыллардагы 10 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтелә.
Амбулатор бинасы фасадны тышлау һәм җылытуга мохтаҗ һәм бүген ТР Президенты моның өчен кирәк булган проект һәм сметаны әзерләргә кушты. Рөстәм Миңнихановка җирле халык күрше авыллардан автобус маршруты оештыру үтенече белән чыкты – Президент район администрациясенә әлеге сорауны хәл итәргә кушты.
Рөстәм Миңниханов, авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча, барак тибындагы йорттан яңа төзекләндерелгән фатирга күчкән Блиновлар гаиләсенә кунакка керде.
Республика президенты, шулай ук, “Пласполиком” ҖЧҖ акрил ванналарын җитештерүче цехта да булды. Әлеге оешма, практик яктан караганда, акрил яфрак җитештерү буенча Россиядә бердәнбер эшләп килүче завод, ул элекке “Мелита” фабрика бинасында урнашкан. Биш корпусның мәйданы 7 мең квадрат метр, ай саен 30 тонна пластик продукция чыгарыла.
Эшлекле сәфәр ахырында Татарстан Президенты бистәдәге яңа мәдәният йортын ачуда катнашты. Әлеге клуб – 2012 елда авыл клубларын төзү республика программасында соңгысы һәм төзелгән мәдәният йортлары арасында иң эресе. Клуб проекты җирле халык үтенече белән зурайтылган, нәтиҗәдә залның сыешлыгы 450 кешене тәшкил итә һәм әлеге күренеш бүген “Йолдызлык” эстрада сәнгате фестиваленең зона турында катнашучыларны җыярга мөмкинлек бирде. Мәдәният йортында, шулай ук, китапханә, төрле иҗади коллективларның дәресләре өчен уку сыйныфлары бар.
Мәдәният йортын ачу тантанасында чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңниханов билгеләп үткәнчә, яңа сәхнәнең беренче кунаклары булып, балалар – “Йолдызлык” фестиваленең катнашучылары булачак. “Республикада талантлы кешеләр күп, моны күптән түгел Динә Гарипова һәм Эльмира Калимуллина исбатлады, - дип искәртте ТР Президенты, һәм зал тантанада катнашкан Динәне сәламләде. – Безнең республикабызның потенциалы зур, “Йолдызлык” фестиваленең хезмәте реаль нәтиҗәләр бирә, ул яңа талантлар ача”.
“Түбән Вязовый бистәсе социаль-мәдәни объектлар белән тәэмин итү буенча иң яхшы торак пунктлар арасында түгел. Бистәдә республиканың барлык программалары реальләшсә да, монда күп нәрсә эшлисе бар”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңниханов. Ул, киләсе җәйдә, мәдәният йорты әйләнә-тирәсендәге территорияне төзекләндерергә сүз бирде.
ТР Президенты фикеренчә, мультимодаль логистик үзәк төзелеше белән бәйле рәвештәТүбән Вязовый зур перспективаларга ия, әлеге төзелеш яңа эш урыннарын булдырачак.
Рөстәм Миңниханов кунакларны яңа мәдәният йорты ачылышы белән котлады һәм аның сәхнәсендә яңа талантлар барлыкка килүне теләде. Ул мәдәният йорты директорына, җиһазлар алу өчен, 150 мең сумлык сертификат тапшырды.
“Голос” телепроектының җиңүчесе Дина Гарипова, бистәдә яшәүчеләргә, яңа мәдәният йорты сәхнәсеннән җыр бүләк итте.