Волгоград өлкәсеннән килгән делегация “Химград” технополисында һәм Казаннның спорт инфраструктурасы объектларының берничәсендә булды

2013 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов җитәкчелегендә Волгоград өлкәсеннән килгән делегация Казанның “Химград” технополисында булды. Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде.

Исегезгә төшереп үтәбез, Волгоград делегациясе Татарстан башкаласына ике көнлек эшлекле сәфәр белән килгән (2013 елның 15-16 гыйнвары).

Волгоград өлкәсеннән килгән вәкилләр “Химград” технополисының эшчәнлеге, технополис территориясендә урнашкан компаниянең җитештерүчәнлеге, аерым алганда “Данафлекс-Нано” ЯАҖнең продукциясе белән таныштылар. Делегация әгъзаләре караган чираттагы объект булып, спортның су төрләре Сарае ( Чистай ур.) торды. Казансу елгасы ярларында урнашкан әлеге спорт объекты, Россиядәге түбәсе ябулы иң эре спорт корылмаларының берсе булып тора. 2015 елда булачак, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында спортның су төрләре Сарае ярыш аренасы булачак.  Кунакларга, шулай ук, Казанның юл-транспорт инфраструктурасы объектларының кайберләрен – Ямашев проспекты һәм Әмирхан урамы киселешендәге, аннан соң, Ямашев проспекты һәм Гаврилов урамы киселешендәге транспорт чишелешләрен күрсәттеләр. Әлеге транспорт чишелешләренең икесе дә, Казанда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада үткәрүгә әзерлек кысаларында төзелгән.

Аннан соң, Волгоград өлкәсеннән килгән вәкилләр төзелеп килүче Rubin Arena (Чистай ур.) футбол стадионының мәйданын карадылар. Әлеге арена 45 мең тамашачыны кабул итә алачак. Әлеге мәйданда 2013 елгы җәйге Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналары, ә 2018 елда стадионда футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары узачак. Яңа футбол стадионы FIFA таләпләренә туры китерелеп эшләнелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International