Рөстәм Миңниханов: “Росреестр Идарәсе һәм Кадастр палатасының үзара җайга салынган эше безгә бик күп бурычларны чишәргә мөкинлек бирә”

2013 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген дәүләт регистрациясе, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе һәм “Росреестр Идарәсенең Кадастр палатасы” ФГБУның Татарстан Республикасындагы филиалының йомгаклау коллегиясе барышында, ТР Президенты Рөстәм Миңниханов Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе һәм Кадастр палатасының ТР буенча филиалының республика икътисады үсешендә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

Росреестр Идарәсе эшчәнлегенең 2012 ел нәтиҗәләре турындагы доклад белән аның җитәкчесе Азат Заббаров чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Идарә, хисап чоры барышында, теркәлгән хокук турында төрле төрдәге 510 меңнән артык белешмә тәкъдим иткән. Шул исәптән, мәгълүмат сорап,  электрон төрдәге 180 меңнән артык мөрәҗәгать килгән.

А.Заббаров мәгълүматлары буенча, 2012 елда күчемсез милек белән бәйле 927 меңнән артык хокук һәм килешү теркәлгән, әлеге сан 2011ел күрсәткечләреннән 5%ка артып китә. Торак йортлар белән бәйле хокук һәм килешүләрне дәүләткә теркәү, узган еллардагы кебек үк, теркәү эшләрендәге гомуми санның 55%ын тәшкил итә. Теркәлгән ипотека санының үсүе дәвам итә. Узган елны, Идарә тарафыннан, 86 меңнән артык ипотека теркәлгән.

Федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру максатыннан, Росреестрның ТР буенча Идарәсе тарафыннан максималь кыска вакыт эчендә, мөһим федераль һәм республика инвестицион проектларны тормышка ашыру белән бәйле булган документлар кабул ителгән һәм хокуклары теркәлгән. Әлеге проектлар арасында Свияжск регионара мультимодаль логистик үзәге, “Яңа Тура” технополисы, Иннополис инновацион шәһәр-спутнигы, Универсиада объектлары, “Казань” тимер юл станциясеннән “Казань” халыкара аэропортына кадәр интермодаль алып баруларны оештыру, “Алабуга” аерым икътисади зона территориясен киңәйтү, ТАНЕКО комплексын төзү бар.

Идарә тарафыннан, чираттан тыш тәртиптә, документлар кабул ителде һәм кыска вакыт эчендә, күп балалы гаиләләр өчен тәкъдим ителгән җир участокларына хокукны дәүләткә теркәү тормышка ашырылды. Идарә тарафыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре муниципаль милекләренең, әлеге шәһәр округлары чигендә урнашкан һәм киләчәктә күп балалы гаиләләргә билгеләнгән җир участокларына хокуклы булу дәүләткә теркәлде. Гоумән алганда, мондый төрдәге 4 меңләп җир участогы теркәлгән.

Росреестрның ТР буенча Идарәсе алдында 2013 елда торган аерым бурыч булып, тәүлек буенча эшли торган caII-үзәк барлыкка китерү тора. Хәзерге вакытта, республикадан гариза бирүчеләргә, Курскта урнашкан call-үзәк хезмәт күрсәтә.  Әлеге caII-үзәк, беренче чиратта, бары тик Үзәк һәм Төньяк-Көнбатыш федераль округларга гына хезмәт күрсәтергә исәпләнелгән. Ләкин, Азат Заббаров хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе субъектлары арасында, республикадан гариза бирүчеләр әлеге хезмәтнең актив кулланучылары булып торалар. Үткәргән анализ шуны күрсәтә.

Азат Заббаров билгеләп үткәнчә,электрон ведомствоара үзара йогынты ясау Республика системасы эшендә Росреестр Идарәсе актив катнаша. Идарә,  электрон үзара йогынты ясауның закон тарафыннан билгеләнгән барлык функцияләрен тормышка ашырып кына калмый, алга таба баруын дәвам итә. Монда, эксперимент үткәрү тәртибендә, яңа катнашучылар җәлеп итеп, электрон үзара йогынты ясау кысаларын киңәйтү карары кабул ителде. Шул рәвешле, хәзерге вакытта банк оешмалары белән электрон үзара йогынты ясау  оештырыла.

“ФКП Росреестр” ФГБУның Татарстан Республикасындагы филиал директоры Ленар Музафаров үз докладында кайбер проблемалар турында хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, муниципалитетларның актив булмавы, территориаль планлаштыру һәм төзелеш кагйдәләре турындагы документның булуын таләп итә торган яңа кагыйдәләр үз көченә керүе, киң массаның кадастр хисабына теркәлүдән баш тартуга китерергә мөмкин. 2012 ел ахырында, федераль җитәкчелек тарафыннан, әлеге кагыйдәләрнең үз көченә керү вакыты 2013 елның 1 гыйнварыннан ярты ел алга кичектерелде, ләкин калган вакыт эчендә, күп кенә муниципаль оешмаларга кирәкле норматив-хокук актларын кабул итү буенча зур эш башкарырга кирәк.

Ленар Музафаров шулай ук карталардагы “ ак таплар” – күчемсез милек кадастрында теркәлмәгән участоклар проблемасы турында да хәбәр итте. Участокларны межалау һәм кадастр теркәү органнарына документлар тапшыру белән муниципаль оешмалар шөгыльләнергә тиеш, алай булмаганда, Л.Музафаров фикеренчә, хәзерге вакытта булган “вакуум”,  җирләрне басып алу омтылышын барлыкка китерәчәк. Кадастр палатасы җитәкчесе, территориясе күчемсез милекнең бердәм кадастрына кертелмәгән һәм шул ук вакытта бәясе ягыннан игътибарны җәлеп итә торган Зәңгәр күл һәм Боровицкий урманы белән булган вакыйгаларны мисал итеп китерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңниханов җирләрне басып алуның мондый очраклары белән керәшергә чакырды. “Күренеп тора, бу бит хата түгел – кешеләр юри хокук бозуга баралар. Һәм моны туктатырга кирәк, - диде ТР Президенты. – мондый тәртип бозуларга барган кешеләрнең кулларына каты итеп сугарга кирәк”.

Р. Миңниханов билгеләп үткәнчә, Татарстан территориясендәге бөтен “ак тапларны” тиз генә мижалап булмас, ләкин иң мөһим участокларны, шул исәптән табигатьне саклау зоналарын, иң кыска вакыт эчендә рәсмиләштерергә кирәк.

Рөстәм Миңниханов Ленар Музафаровның муниципалитетларны җирләренең чикләрен ахырга кадәр билгеләргә чакыру фикере белән килеште, аларның кайберләре, әле һаман да, кадастрда “теркәлмәгән”. “ Бу, беренче чиратта, шәһәр һәм шәһәр бистәләренә кагыла, - дип ассызыклады ТР Президенты. – Муниципалитетлар үзләре дә кызыксынырга тиеш, чөнки җир – салым базасының нигезе”.

Коллегия эшенә йомгак ясаганда, Рөстәм Миңниханов коллегия барышында яңгыраган барлык сорауларны да игътибар белән карарга сүз бирде. “Росреестр Идарәсе, Кадастр палатасы республика өчен бик мөһим структура булып тора, - дип билгеләде ул.

ТР Президенты сүзләренә караганда, 2012 елны республика, нигездә, уңышлы тәамлады, Росреестр идарәсе эшчәнлегенең нәтиҗәләре дә икътисадның үсешен раслап тора.

Рөстәм Миңниханов билгеләп үткәнчә, теркәү органнарының ишекләре гражданннар өчен дә ачык булырга тиеш. “Эшнең эффективлыгы, күп очракта, информацион технологияләр кертү хисабына үсәчәк, -дип ассызыклады Татарстан Президенты. – Мин дәүләт хезмәтләрен электрон формада куллануны киңәйтергә куштым, һәм безгә әлеге юнәлештә җитди эшлисе бар”.

“Безнең эшләгән эшебезне безнең гражданнар сизәргә тиеш. Без уңайлы, ачык булырга тиешбез, чиратлар булырга тиеш түгел, - дип ассызыклады Рөстәм Миңниханов.

ТР Президенты caII-үзәк төзү соравын тикшерергә боерды. “ Бу  өстәмә эш урыннары һәм республика, күрше регионнарның халкы өчен уңайлылык”, - дип уйлый Р. Миңниханов.

Ул Росреестр Идарәсенә арбитраж идарәчеләренең эшчәнлеген контрольдә тотуны көчәйтергә, җир белән бәйле өлкәләрдәге караклык күренешләрен игътибар белән күзәтергә боерды. “Караклар өчен булган бөтен мөмкинлекләрне дә “кисәргә” кирәк”, - дип уйлый Татарстан Президенты.

“Сез бик зур комплекслы эш башкарасыз, - дип Рөстәм Миңниханов Росреестр Идарәсе һәм Кадастр палатасы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать  итте.  – Соңгы елларда сезнең хезмәтегез җитди үзгәрде һәм җиһазландырылды, сездә профессиональ белгечләр эшли, уңышлы бердәм эшегез өчен зур рәхәт. Без сезгә эре проектлар белән мөрәҗәгать иттек, һәм безнең җайга салынган эшебез барлык проблемаларны да чишәргә мөкинлек бирә.”

Ул Росреест хезмәткәрләренә берничә бүләк, шулай ук  эшләр өчен яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International