Бүген Мәскәүдә видеоконференцэлемтә форматында «Рәссәй Федерациясендә торак төзелеше һәм уңайлы шәһәр тирәлеге үсеше турында»гы мәсьәлә буенча Рәссәй Федерациясе Дәүләт Советының эшче төркеменең чираттагы утырышы булды. Исегезгә төшерәбез, төп максат - 5 млн.гаиләгә торак шартларын яхшырту һәм 2024 елга торак күләмен 120 млн. кв. метр дәрәҗәсенә җиткерү. Эшче төркем индивидуаль торак төзелешен үстерү, аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү мәсьәләләрен карады. Шәхси йорт төзелешенә дәүләт ярдәме формалары турында банк өлкәсе вәкилләре белдерде. «12 мартта без торак төзелешендә катнашучыларның эскроу-счетлар кулланып проект финанславы системасына күчүе турындагы мәсьәләне карадык. Шуның белән бергә, Үзәк банк статистикасы 2019 елда Рәссәйдә 80,294 млн.кв.м. торак кертелүен күрсәтә, һәм гомуми күләмнең 45% ы-шәхси йорт төзелеше», - дип билгеләп үтте Игорь Левитин.
Шәхси торак төзелешен үстерүгә ташламалы авыл җирлеге ипотекасы зур ярдәм булып тора. Дәүләт Советының эш төркеме җитәкчесе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика дәрәҗәсендә әлеге банк продукты авыл кешеләрендә генә түгел, шәһәр халкында да кызыксыну уятты: «Республикада 1 млрд.сумнан артык суммага 468 кредит бирелгән инде». Ул шулай ук күп фатирлы инвестицион торак төзелешенә ярдәм итү чараларының берсе буларак, түбән рентабельле торак төзүчеләре проектлары буенча банк ставкаларын субсидияләүне тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Рәссәй Төзелеш министрлыгы мондый ярдәм чарасын эшләүне анонслады. «Үз ягыбыздан, нигездә, проектның маржинальлеге 15% ка җитә торган кечкенә шәһәрләрдә торак төзелеше проектын гамәлгә ашыручы урта һәм кече төзүчеләр мондый ярдәмгә мохтаҗ», - дип билгеләп үтте эшче төркем җитәкчесе. Рәссәй Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үз чыгышында халыкны эш белән тәэмин итүне һәм халыкның керемнәрен яңадан торгызуны, икътисадны үстерүне һәм озак вакытка исәпләнгән структур үзгәрешләрне тәэмин итүче гомуммилли гамәлләр планын әзерләү буенча зур эш башкарылганлыгын билгеләп үтте. План чараларының өчтән бер өлеше Төзелеш, шул исәптән торак мәсьәләләренә кагыла. Моннан тыш, вице-премьер төзелештә административ киртәләрне бетерү турында да уйланмауны билгеләп үтте. «Төзелеш тармагында административ киртәләрне бетерү буенча закон чыгару инициативалары пакеты эшләнде, алар буенча фикер алышу, шул исәптән, Дәүләт Советының эш төркеме мәйданчыгында да», - дип сөйләде Марат Хөснуллин.