“Алабуга” ППТ АИЗда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Аляшев Ю.Л. подрядчы оешмалар белән киңәшмә үткәрде. Әлеге киңәшмәдә “Алабуга” аерым икътисади зонаның инфраструктура объектларын төзү сорауларын тикшерделәр.
Хәзерге вакытта “Алабуга” аерым икътисади зонада, генераль подрядчы “Камгэсэнергострой” ААҖ тарафыннан, 2013 ел контрактлары буенча энергетика объектларын, инженерлы челтәрләрне, арендалы торакны төзү буенча эшләр башланган. Субподрядлы оешма “УМС” ҖЧҖ тарафыннан РП-1, РП-2 110кВ эре энергетика объектының төзелешендә җир эшләрен эшләү дәвам ителә. “Камгэсфундаментстрой” ҖЧҖ 04.02.2013 елда свай урнаштыруны планлаштыра. “Газоблокстрой” ҖЧҖ, “Камгэсгражданстрой” ҖЧҖ предприятиеләр тарафыннан коттедж бистәсе, инглиз телен тирәнтен өйрәнү белән махсуслашкан мәктәп, “Алабуга” АИЗ белгечләре өчен махсуслашкан торак йортлар төзү мәйданында әзерлек эшләре бара. “ВАЛЬДЭК” ҖЧҖ һәм “Газоблокстрой” ҖЧҖ тарафыннан, 15.02.2013 елдан, коттедж йортларның конструкциясен урнаштыра башлау һәм аларны монтажлау планлаштырыла.