ТР Министрлар Кабинетында торак-коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә гражданнарның хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 13 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкләде. Утырышны башлап, Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә республика Хөкүмәтенең даими контролендә булган системалы мәсьәләләр дә, федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр дә бар. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов гамәлгә ашырыла торган программаларга, җылылык әзерләү һәм җибәрү, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен норматив җайга салуга багышланган доклад белән чыгыш ясады. Алексей Фролов сүзләренә караганда, 12 ноябрьгә күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча эшләрнең фактик үтәлеше 99,5% тәшкил итә. Агымдагы елда гомуми мәйданы 6,4 млн.кв. метр булган 1 066 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Программада шулай ук 138 йортта 378 лифт алыштыру каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International