«Төзелеш тармагы лидерлары» бөтенрәссәй конкурсы - Дәүләт яки коммерция оешмасында эш тәҗрибәсе булган төзелеш тармагы идарәчеләре өчен ачык тармак конкурсы. Конкурсның максаты - төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә оешмаларның һәм предприятиеләрнең лидерларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү, Рәссәй җәмгыятендә әлеге тармакларның абруен күтәрү. Конкурс дүрт этапта узачак. Катнашучыларның анкеталары 2021 елның 31 гыйнварына кадәр https://stroyleaders.ru сайтындп кабул ителә. Киләсе дистанцион этапта идарә итү потенциалына тест һәм видео белән әңгәмә узачак. Ярымфинал кысаларында төзүчеләр конкурсның төркем һәм индивидуаль чараларында, әйдәп баручы экспертлардан укыту программасында идарә компетенцияләрен эшли алачаклар. Конкурс нәтиҗәсе булып төзелеш өлкәсендә идарә кадрлары резервы формалашачак. Барлык сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: pressmoor@mail.ru.