Түбән Новгород өлкәсе Төзелеш министрының беренче урынбасары Дмитрий Груничев җитәкчелегендәге делегация Татарстанга тәҗрибә уртаклашу өчен килде. Очрашу кысаларында делегатлар «Татарстан Республикасы төзелеш комплексы» дәүләт мәгълүмат системасы белән таныштылар, шулай ук торак төзелешен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Владимир Кудряшев һәм Данис Вилданов кунакларга республикада төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 40тан артык программаны гамәлгә ашыру турында сөйләделәр. «Татарстан Республикасының баш инженер челтәрләре идарәсе» ДКУ һәм ТР Хөкүмәтенең баш заказчысы «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ГКУ (ТР ГИСУ) эшенә аерым игътибар бирелде. «Яшәү өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит» илкүләм максатының төп күрсәткече, һичшиксез, торак төзелешен арттыру. 2020 елда Татарстан ирешелгән күрсәткечләрне саклап калды: 2 млн 680 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Без торак төзелеше күләме буенча илнең ТОП-5 регионына керәбез», - дип билгеләп үтте Владимир Кудряшев. Чара ахырында Дмитрий Груничев чарада катнашучыларның барысына да ачык, эчтәлекле сөйләшүләре өчен рәхмәт һәм алга таба хезмәттәшлеккә өмет белдерде.