Марат Айзатуллин ТКХ оешмаларының бурычлары һәм җылы бирү сезонфы барышы турында сөйләде

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак-коммуналь комплекс оешмаларының ягулык-энергетика ресурслары өчен бурычлары һәм җылы бирү чоры барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, 1 февральгә республиканың торак-коммуналь комплексы оешмаларының электр энергиясе өчен гомуми бурычы 103,5 млн.сум тәшкил иткән. Уңай динамика күзәтелә: бер ел эчендә бурыч 21,7 млн. сумга кимегән.

Республиканың 12 муниципаль берәмлегендә коммуналь хезмәтләр түләү бурычларын үтәмәгән, аларның 8ендә бурыч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда арткан гына. Шул ук гыйнвар нәтиҗәләре буенча коммуналь хезмәтләрнең бурычы 6,2 млн сумга кимегән.

19 муниципаль берәмлектә идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре кергән коммуналь хезмәт күрсәтүләрне башкаручыларга электр энергиясе өчен срогы чыккан бурыч барлыкка килде. 1 февральгә ул 63,4 млн сум тәшкил иткән, ягъни узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 3,6 млн сум. Бурычлар 16 муниципалитетта, шул исәптән Казанда һәм Чаллыда да арта. Гыйнвар ае өчен бурыч 30,5 млн. сумга арткан.

Марат Айзатуллин шулай ук «Татэнерго» АҖгә җылылык энергиясе өчен бурычлар буенча саннарны да әйтеп үтте. Коммуналь хезмәтләрне башкаручыларның бурычы 6 млн. сумга диярлек кимегән. Әмма агымдагы елның 1 февраленә бурыч күләме 313 млн сум тәшкил итә әле.

Коммуналь комплекс оешмаларының газ өчен 444,5 млн. сум бурычы бар. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурыч 10%тан да кимрәк – 41,7 млн.сумга кимегән. 1 февральгә республиканың 22 муниципаль берәмлегендә коммуналь комплекс оешмаларының газ өчен үз вакытында түләү бурычын үтәмәгәннәр. Гыйнвар аенда бурыч суммасы 82,5 млн. сумга арткан.

Җылы бирү чоры барышына килгәндә, 2020 елның 11 сентябреннән 2021 елның 12 февраленә кадәр торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 1 мең 106 инцидент һәм авария булган. Шулардан су белән тәэмин итү буенча – 882 авария, җылылык белән тәэмин итү буенча – 71, электр белән тәэмин итү буенча – 66, кайнар су белән тәэмин итү буенча – 60, газ белән тәэмин итү буенча-26, су бүлү буенча 1 авария. Күрсәтелгән барлык аварияләр һәм һәлакәтләр ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан оператив рәвештә бетерелгән.

Ведомство башлыгы йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү турында аерым сөйләде. Быелгы җылы бирү сезоны башланганнан бирле министрлыкның оператив бүлеге күп фатирлы йортларда газ белән тәэмин итү белән бәйле 26 инцидентны теркәгән. 11 кеше, шул исәптән алты бала, угар газы белән агуланган. Бер очрак үлем белән тәмамланган.

Министр газ куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләрен үтәмәү ешрак мондый нәтиҗәләргә китерә, дип игътибар итте. Моннан тыш, плитәләр җылыту өчен файдаланыла, газ торбаларына кешеләр кием киптерү өчен бау эләләр, вентиляция тишекләрен үз белдеге белән ябалар, төтен чыга торган урыннарны күзәтмиләр, бу һәлакәткә китерергә мөмкин, приборларга даими техник хезмәт күрсәтүдән баш тарталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International