2021 елда Татарстан Республикасында 2 млн. 670 мең кв. м торак төзеләчәк, бу күләмнең 16,5% инде төзелгән инде

2021 елның 20 феврале, шимбә

2021 елда Татарстан Республикасында 2 млн. 670 мең кв. м. торак төзү планлаштырыла. Бүгенге көндә әлеге күләмнең 16,5% ы төзелгән инде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Аерым алганда, 280 мең кв. метрны социаль ипотека программасы буенча тапшыру планлаштырыла. Бүгенге көндә 1 353 фатирлы 17 йорт тапшырылган. 2021 елда социаль ипотека буенча барлыгы 161 йорт төзеләчәк. Аларның 69ы әзер диярлек. Коммерция төзелешенә килгәндә, агымдагы елда 1 млн кв. метрдан артык мәйданлы 164 күп фатирлы йортны гамәлгә кертү планлаштырыла.

Марат Айзатуллин калган 126 йортның әзерлек дәрәҗәсе турында мәгълүмат китерде. Мәсәлән, 43 йорт әзер диярлек (70%-100%), 48 йорт - уртачаәзерлектә (30% -70%), 35 йортта 30%ында эшләр күп әле (0% -30%).

Моннан тыш, 2021 елда 8 330 индивидуаль төзелеш йорты тапшырылырга тиеш. Хәзерге вакытта шуларның 1 505е файдалануга тапшырылган, ягъни планның 18,1% ы.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы шулай ук гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру турында да сөйләде. Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү чараларына 2021 елда 1 млрд.200 млн. сум бүлеп бирелгән. Алучыларның гомуми саны 739 гаилә.

Бу елны алучылар исемлегенә 636 ятим бала кертелгән. Беренче контракт 68 фатирга төзелергә тиеш. ТР Дәүләт торак фонды конкурс процедураларын үткәрү өчен торак урыннар исемлеген формалаштырган инде, хәзер аларны сайлап алу буенча эш алып барыла.

Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 2021 елда субсидияләрне 49 алучыга күчерү планлаштырыла. «Электрон бюджет» системасында 15 муниципаль берәмлек килешү төзегән.

Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча да эш алып барыла. 20 февральгә 16 сертификат рәсмиләштерелгән, шул ук вакытта быел аларны 45 гаилә алган. Шундый гаиләләрнең берсендә берьюлы 10 бала тәрбияләнә.

Мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр категориясе буенча хәзер исәпкә алу эшләре актуальләшә. Быел төбәктә шундый 9 кеше яши.

Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе агымдагы елда объектларга 158 тапкыр тикшерү белән чыкты. Закон бозучыларга салынган штраф санкцияләренең гомуми суммасы 30 мең сум тәшкил итә. СРОда әгъза булган тагын 184 оешма үзлегеннән җайга салынучы оешмалар көче белән тикшерелгән.

Дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектлар берничә йорттан тора – аларны ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе тикшерә. Ел башыннан ДТИИ шундый 337 тикшерү үткәргән. Контроль-күзәтчелек чаралары барышында 15 муниципаль районда 113 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 67се бетерелгән. Калган 30 муниципаль берәмлектә хокук бозулар ачыкланмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International