Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелеп килүче объектларны карады

2013 елның 14 апреле, якшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тикшерү барышында Казансу яры һәм “Казан-Арена”  футбол стадионының төзелеше белән танышты. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР Төзеле, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин озатып йөрде.

Тикшерү Кремль янындагы Казансу ярыннан башланды. Монда, хәзерге вакытта, төзекләндерү һәм төзү буенча эшләр бара. Татарстан Президентына мондагы эшләрне алып баручы “Казань” ПСО җитәкчесе Равил Җиһаншин Татарстан Президентына хәбәр иткәнчә, яр буе шактый киңәйтеләчәк, анда кафе, рестораннар һәм кибетләр барлыкка киләчәк, агачлар утыртылачак. Яр буеннан Кремльгә чыгу уңайлы булсын өчен, Батурин урамы буенча урам аркылы чыга торган җир асты юлы төзеләчәк, ә җәяүлеләр зонасы һәм Батурин урамы тоташкан урында җир асты паркингы төзү тәкъдим ителә. Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, Ленин дамбасындагы чишелешнең төзелеш мәйданын карады.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Президентына  спортның су төрләре Сарае янындагы территорияне төзекләндерүнең вариантларын тәкъдим итте. Шуннан соң, Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар төзелеп килүче “Казан-Арена” футбол стадионына юнәлделәр.

Булачак Универсиаданың иң мөһим объектының төзелеш мәйданында Рөстәм Миңнеханов һәм Илдар Халиков, хезмәт коллективлары төзелештә катнашкан республика муниципаль районнарының җитәкчеләре белән очраштылар. ТР Президенты “Казан-Арена”наны тышкы яктан төзекләндерү буенча эшләрне барышы белән танышты, шулай ук стадионның эчке бүлмәләрен карады. Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы коммерция предприятиеләренең дә төзелешкә зур өлеш кертүен  билгеләп үтте, - мәсьәлән, Лаеш районының “Ферекс” компаниясе стадионны  арзан бәядән һәм кирәкле күләмдә светодиодлы яктырткычлар белән тәэмин итә.

Яңа аренаның конференц-залында Рөстәм Миңнеханов муниципалитет башлыклары белән кыска киңәшмә үткәрде. Татарстан Президенты төзелештә актив катнашулары өчен  район башлыкларына һәм аларның коллективларын рәхмәт сүзләре җиткерде. “Төзелешкә районнарыбызны җәлеп итү дөрес карар иде,- дип ассызыклады Р.Миңнеханов. – Без һичшиксез стадионда, әлеге зур объектның төзелеше хөрмәтенә, истәлекле почмак  эшлибез, әлеге почмакта төзелешкә өлеш керткәннәрнең барысын да билгеләп үтәчәкбез”.

Татарстан Президенты искәртеп киткәнчә, төзелештә аеруча зур активлык күрсәткән районнар өчен бүләк булып, бу елны ТРда төзекләндерү планлаштырылган 100 спорт мәйданнары торачак.

Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргз эшләрне максималь рәвештә тизләтергә чакырды. “ Хәзер инде ачылу тамашасына әзерләнергә вакыт, төзүчеләр һәм тамашаны әзерләүчеләр, бер үк вакытта мәйданда булулары мөмкин түгел”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

“Гомумән алганда, безнең әле транспорт инфраструктурасы, Универсиадага Казанны төзекләндерү  буенча да эшләр күп, һәм бу очракта да районнарыбызга мөрәҗәгать итәчәкбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Уеннар башлануга 83 көн калды, аларның һәрберсе дә бик эффектив  кулланылырга тиеш”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International