2-3 мартта Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Азат Хамаев, Александр Тыгин, Лотфулла Шәфигуллин һәм Николай Атласов составындагы парламент делегациясе Мордовия Республикасында калдыкларны аерым җыюны оештыру тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан Саранск шәһәрендә булды. Чарада шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров катнашты. Күрше республикага сәфәр барышында Татарстан парламентарийлары һәм профильле министрлык вәкилләре вакытлыча Мордовия башлыгы вазифаларын башкаручы Артем Здунов һәм республика Дәүләт Җыелышы Рәисе Владимир Чибиркин белән очрашты.
Кунакларны сәламләп, Владимир Чибиркин ике республика параментларының Мордовия Дәүләт Советы белән Татарстан Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында килешү нигезендә эшчәнлеген билгеләп үтте.
Парламентарийлар бу очрашуда парламентара хезмәттәшлекне көчәйтү чаралары турында фикер алышты.
"Бу очрашу тәҗрибә алмашу өчен яңа офыклар ача, - дип билгеләде Владимир Чибиркин. - Мордовиянең каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы халыкара стандартларга туры килә торган дип танылды. Һәм моның өчен күп нәрсә "Экология" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән.
Очрашу барышында анда катнашучылар каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә законнарны һәм хокук куллану практикасын камилләштерү буенча Мордовия һәм Татарстан инициативаларын гамәлгә ашыру буенча уртак эшне дәвам итү белән кызыксынуларын белдерделәр.
Эш сәфәре вакытында ТР Дәүләт Советы депутатлары төбәк операторы эшчәнлеге белән танышты һәм Саранскида күпфатирлы йортлар ишегалларында каты коммуналь калдыклар җыю мәйданчыкларын карады.
Алар шулай ук республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Иван Москаев үткәргән киңәшмә эшендә катнашты.
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, быел гына да республикада ККК җыю өчен якынча 5 мең өстәмә мәйданчык урнаштыру күздә тотыла, калдыкларны тирәнтен эшкәртүне оештыру мәсьәләсе хәл ителә.
Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Мордовиядә күргәннәргә уңай бәя бирде. Ул төбәк операторы эшчәнлегендә Европа алымын билгеләп үтте, бу алга табан эшнең яңа перспективаларын ача.