Татарстан Президенты Казанның тарихи үзәгендәге яңа төзелеш проектлары белән танышты

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссиянең күчмә утырышын уздырды. Бүген Казанның тарихи үзәгендә булачак биш яңа төзелеш проекты каралды.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде. Чарада шулай ук Казанның тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясен эшләүчеләр, Казан архитекторлары Олег Маклаков, Александр Дембич, Герман Бакулин, Фәридә Зәбирова һәм Анна Новикова катнашты.

Президентка тәкъдим ителгән беренче объект Подлужная урамындагы 6 йорт адресы буенча урнашкан территория булды. Биредә 200 машина урынына исәпләнгән күп катлы паркинг төзү күздә тотыла. Элегрәк проект шәһәр төзелеше советы әгъзалары тарафыннан каралган иде һәм аларның искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләп бетерелгән. Рөстәм Миңнеханов проект белән танышты һәм фасадны бизәүнең берничә вариантын бәяләде. Президент билгеләп үткәнчә, бинаның тышкы кыяфәте әйләнә-тирә мохит стилистикасына гармонияле туры килергә һәм җирлекнең ландшафт үзенчәлекләрен исәпкә алырга, шулай ук Гоголь һәм Жуковский урамнары белән төзекләндерелгән җәяүлеләр элемтәләренә ия булырга тиеш.

Чираттагы объект Бутлеров һәм Маяковский урамнары киселешендә төзелә торган торак комплексы булды. Комплекс 2 блок һәм җир асты парковкасын үз эченә ала. Объект 19 нчы гасырдагы торак йортлар стилендә сакланган. Әмма төзелеш барышында төзүче элек килештерелгән проекттан читләшкән һәм дүртенче кат өстәгән, шул ук вакытта түбә конфигурациясен дә үзгәрткән. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, тарихи үзәктә катлар санын саклау кагыйдәләре – яңа төзелешкә карата төп таләпләрнең берсе. Ул торак йортны билгеләнгән таләпләргә туры китерергә кушты.

Президентка тагын бер торак комплекс проектын Островский урамында тәкъдим иттеләр. 2020 ел ахырында әлеге территорияне төзүнең эскиз тәкъдиме Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында кире кагылган. Төзүчеләргә катларны киметергә тәкъдим ителгән. Төзүче компания вәкилләре, йортларның биеклек параметрларын үзгәртеп, проектка кирәкле төзәтмәләр керткәннәр. Торак комплексы 1,5 мең кешегә исәпләнгән 7 йортны үз эченә ала. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Комиссия әлеге проектны хуплады.

Аннары Президент Әхтәмов урамындагы иҗат остаханәләренең яңа комплексы концепциясе белән танышты. Ике катлы объектны тарихи сәнәгать архитектурасы элементларын кулланып башкару планлаштырыла. Биредә архитекторлар остаханәләре һәм шоурум ачу тәкъдим ителә. "Идея бик яхшы. Әгәр биредә шундый комплекс барлыкка килсә, бик яхшы булачак. Тышкы кыяфәтне килештерергә кирәк һәм башларга да була. Биредә Иске Казан стиле тоелырга тиеш. Функционал буенча бик кызыклы», - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.

Аннары ТР Президенты Назарбаев урамындагы 37 нче йорт адресы буенча урнашкан мәйданчыкны карады. Биредә административ бина төзү планлаштырыла. Узган ел проект Шәһәр төзелеше советы утырышында каралган. Проектлана торган объектның масштабын һәм пропорциясен әйләнә-тирә төзелеш белән бәйләргә тәкъдим ителгән. Рөстәм Миңнеханов бу проектны хуплады.

Шуннан соң Президент «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгенә юнәлде. Биредә Рөстәм Миңнехановка комплекс территориясендә гамәлгә ашыру планлаштырылган ике проектны тәкъдир иттеләр. Шуларның берсе – «Мавыктыргыч фән һәм техника йорты» интерактив фәнни үзәге. Әлеге үзәктә балалар уен формасында электротехника, инженерия һәм механика нигезләрен өйрәнә, шулай ук үз роботларын конструкцияли ала. Киләсе проект – «Союзмультпарк» мультимедиа күңел ачу-үсеш үзәге. Шундый ук үзәк узган ел Мәскәүдә ачылган иде. Павильонда 18 интерактив аттракцион бар, алар нигезендә иң алдынгы технологияләр ята: VR (виртуаль чынбарлык), AR (тулыландырылган чынбарлык), 3D-анимация, генератив графика системалары, автоном үсеш һәм график объектларның чиксез генерациясе.

Рөстәм Миңнеханов ике проектны да хуплады һәм аларны «Казан ярминкәсе» территориясендә урнаштыру вариантларын карарга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International