Марат Айзатуллин: Быел 3100 урынга исәпләнгән 16 балалар бакчасы төзеләчәк

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» һәм «Демография» илкүләм проектлары кысаларында 16 балалар бакчасы төзелеше дәвам ителә. Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Казан шәһәрендә 8 балалар бакчасы төзелешенең барышын тикшерде. Эш сәфәрендә Башинвестстрой, Казан Башкарма комитеты, подрядчы оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

«Җиденче күк» торак комплексында балалар бакчасын караганда, төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, агымдагы елда 3100 урынга исәпләнгән 16 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Финанслауның гомуми суммасы якынча 4 млрд. сум тәшкил итәчәк. Шулай итеп, «Демография» милли проекты кысаларында 2 390 урынга исәпләнгән 13 балалар бакчасы һәм «Торак» федераль проекты кысаларында 710 урынга исәпләнгән 3 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Министр хәбәр иткәнчә, барлык эшләр дә билгеләнгән план нигезендә алып барыла һәм бүгенге көнгә төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме 45% тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан 2020 елга кадәр Татарстанда «Демография» милли проекты составына керүче «Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру» федераль проекты кысаларында 52 объект файдалануга тапшырылган, гомуми саны – 11 160, шуларның 5 635 - ясле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International