Рөстәм Миңнеханов Казанда балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәген ачуда катнашты

2021 елның 18 июне, җомга
Бүген «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Рәссәй Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм БРКХ җитәкчелеге, БРКХ базасында балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге «Сәламәтлек саклау» милли проекты һәм «Татарстан Республикасының балалар сәламәтлеген үстерү»региональ проекты кысаларында төзелде.  БРКХ - республикада 3 дәрәҗәдәге (844 меңгә якын кеше) булган бердәнбер клиника. Үзәк 100 ятакка исәпләнгән, 6 катта һәм цоколь катында (25шәр ятаклы онкология 2 бүлеге, 20 ятагы – гематология һәм иммунология бүлеге; 7 ятагы – сөяк миен һәм төп күзәнәкләрне трансплантацияләү процедурасын уздыру урыны; 7 реанимация ятагы; 16 ятагы – көндезге стационар; лаборатор комплекс (клиник, биохимия, иммунология лабораторияләре, гемостаз лабораториясе, цитогенетик, молекуляр-генетик лабораторияләр); кан җибәрү бүлеге; нур диагностикасы бүлеге (рентген, РКТ, МРТ). Төзелешкә 2 млрд. 204,5 млн. сум бүлеп бирелгән, шуларның 1 млрд.184 млн. сумы – федераль бюджет акчалары, 1 млрд. сумы - Татарстан Республикасы бюджеты акчалары.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International