Татарстанда өч капиталь ремонт программасы төгәлләнде

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Бүгенге көндә финанслау лимиты белән 40 объектны үз эченә алган 3 программа тулысынча тормышка ашырылган – 77 млн.сум тиәсе. Болар  –авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналарын (13 объект), ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләрне (12 объект) һәм авыл җирлекләре башкарма комитетларының (советларының) биналарын (15 объект) капиталь ремонтлау программалары.

Гамәлгә ашыру дәвам итә торган программаларның берсе – белем бирү учреждениеләрен ремонтлау программасы. Быел 213 объект ремонтланачак программаны финанслау күләме 2 млрд. сум. Ел уртасына программаны үтәү күләме 56%ка бәяләнә.

Әлеге программага 49 балалар бакчасы кертелгән. 47 объектта төзелеш эшләре 65% ка башкарылган: 35 объект эшләнә, 12 объект тәмамланган.

Гомуми белем бирү оешмаларында капиталь ремонт буенча башкарылган эшләр күләме 77% тәшкил итә. Быел 33 мәктәптә ремонт бара: 24 мәктәп әле эшләнә, 9 мәктәптә эшләр тулысынча тәмамланган.

Түбән Кама районында Сухарево урта гомуми белем бирү мәктәбен реконструкцияләү шулай ук мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасына керә. Биредә эшләр дә тиздән бетәчәк – бүгенге көндә ТМЭ 70%ка үтәлгән.

Коррекцион мәктәпләрне ремонтлау кысаларында төзү-монтаж эшләрен башкару 56% тәшкил итә. 3 объект тәмамланган, 7 коррекцион мәктәп әле ремонтлана.

Мәктәпләрдәге функциональ зоналарны ремонтлау бетеп килә – мондый объектлар программага 116 объект кертелгән. Бу юнәлеш буенча пландагы эшләр күләме 90%ка үтәлгән инде. 85 мәктәп функциональ зонасы тәмамланган, 31 зона ремонтлана.

Быел өч балалар бакчасында һәм бер гомуми белем бирү мәктәбендә үтә торган уңайлы мохитне оештыру буенча эш шулай ук ахырына якынлаша – бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләре 92%ка башкарылган.

Быел беренче тапкыр мәктәпләрдә кайнар азык белән тәэмин итүне оештыру программасы тормышка ашырыла. Аңа 198 объект кертелгән, шуларның 192се эшләнә. Төзелеш-монтаж эшләрен башкару 33% тәшкил итә.

3 тулай торакта ремонт эшләре тәмамланган, аларның 5се урта һөнәри белем учреждениеләре тулай торакларын капиталь ремонтлау программасына кертелгән.

2021 елда ресурс үзәкләренә капиталь ремонт программасы белән 5 мәгариф оешмасын яңарту каралган. Бер объект тәмамланган. Димәк, 4се эштә. Агымдагы датага карата ТМЭ 59%ка үтәлгән.

Мәгариф объектларын модернизацияләү белән беррәттән медицина стационарларын капиталь ремонтлау программасы да мөһим булып тора. 3 стационарда капремонт эшләре тәмамланган. Эшләр бара торган 15 объектта төзелеш-монтаж эшләрен башкару 70% тәшкил итә.

Яшелчә-бәрәңге саклагычларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында быел 5 объект ремонтланырга тиеш. Бер саклау урыны ремонтланган, икесе подрядчылар эшендә. Төзелеш-монтаж эшләре 33%.

2021 елгы балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау программасына кертелгән барлык алты объектта да эшләр бара. Күләме 57%ка үтәлгән.

Яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 66% тәшкил итә. Аңа 9 объект кертелгән, шуларның 4се төгәлләнгән.

Спорт объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча 14 объектның алтысы төгәлләнгән. Төзелеш-монтаж эшләре 70% дәрәҗәсендә.

Мәдәният тармагындагы мәгариф учреждениеләре программасында алты объектны ремонтлау каралган. Аларның икесендә эшләр тәмамланган. Эшләр 75%ка үтәлгән.

Стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларын капиталь ремонтлау программасы буенча ТМЭ 90%ка үтәлгән. 17 объект файдалануга тапшырылган, 12 объект ремонтлана.

Муниципаль архивларга капиталь ремонт ясау буенча 2021 ел программасы ахырына якынлаша – 93%. Алты объект тәмамланган, 2се эшләнә.

"Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау" программасы буенча 8 объектның 3се төгәлләнгән. Төзелеш эшләре 56%ка башкарылган.

«Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү, төзү, блок-модульле котельныйларны һәм тышкы урнаштыру казаннарын урнаштыру " программасының географиясе республиканың 13 районын колачлый. Программа чараларын гамәлгә ашыруга аларның 10сында керештеләр. Бу атнада план эшләре Бөгелмә районында тәмамланды. Тулаем алганда, ТМЭ 57%ка үтәлгән.

«Су белән тәэмин итү һәм каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын урнаштыру» программасы буенча бакчачылык ширкәтләрендә 61 скважина торгызыла һәм калдыкларны җыю өчен 38 мәйданчык төзелә. Программа кысаларында эшләр 35% ка һәм 52% ка башкарылган.

«Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү» программасы кысаларында, анда төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме 59% тәшкил итә, 4 муниципаль районда (Әлки, Балык Бистәсе, Яңа Чишмә, Тукай районнары) эшләр тәмамланган. 37сендә эшләр бара.

"Урам утларын торгызу" программасы буенча план 64% ка үтәлгән. 22 муниципалитет эшләрнең тәмамлануы турында хисап тотты. Шуларның 7се бу атнада программа чараларын төгәлләделәр. 17 муниципалитетта эш дәвам итә.

"Бюджет учреждениеләре котельныйларында казаннарны алмаштыру" программасы буенча эшләр 80%тан артык башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International