Видеоконференцэлемтә режимында бүген 2021/2022 елларның җылыту чорына әзерләнү буенча республика штабы утырышы булды. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин рәислегендә торак фондын, ягулык-энергетика комплексын һәм җылылык белән тәэмин итү объектларын киләсе ягу чорына әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Үз чыгышында ул хәбәр иткәнчә, ягып җылыту чоры башланганчы бик күп вакыт калмый, көзге-кышкы чорның сыйфатлы үтүен тәэмин итү өчен бөтен көчне мобилизацияләргә кирәк. «Әйтик, бүгенге көндә сәламәтлек саклау объектлары 74%ка, мәдәният объектлары 65%ка әзер. 61%ка - социаль яклау объектлары һәм 46%ка мәгариф объектлары әзер», - дип билгеләп үтте Марат Айзатуллин. Аннары доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, әзерлек паспортлары 12 797 КФЙга яисә чагыштырмача 73%ка рәсмиләштерелгән. Күп фатирлы торак йортларны үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү системалары 81%ка әзерләнгән, бу - 9 816 КФЙ. Йорт эчендәге вентиляция каналларының 87% һәм йорт эчендәге җылыту системаларының вентиляцион каналларының 87% тикшерелде. Моннан тыш, штаб эше барышында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкиленең мәдәният учреждениеләренең тормыш-көнкүрешен тәэмин итү системаларының ягып җылыту чорына әзерлеге турындагы доклады тыңланды. Чарада шулай ук Коммуналь комплекс оешмаларының табигый газ өчен срогы чыккан бурычларын түләү мәсьәләләре дә каралды. Министр торак фондын һәм социаль-мәдәни объектларны җылылык чорына әзерләү мәсьәләләрен даими контрольдә тотарга чакырды. Киңәшмәдә ресурс һәм тармак оешмалары, ведомстволар һәм муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты.