Аммиак, метанол һәм бөртекләндерелгән карбамид җитештерә торган “Аммоний” ААҖ Комплексы төзелешендә MHI чит ил подрядчысы (Япония) тарафыннан кайтарылган җиһазларны монтажлауга керештеләр. Шулай ук, подрядчы оешмалар тарафыннан җир асты труба үткәргечләрен урнаштыру һәм фундамент салу буенча төзү-мотаж эшләре, металлоконструкцияләрне монтажлау буенча эшләр башланган, бүгенге көндә 750 тоннна монтажланган, төзелеш индустриясе предприятиеләре тарафыннан 6400 тонна бирелгән. Россия генераль подрядчысы “НИИК” ААҖ җаваплылыгы зонасында, субподрядчы оешмалар “Камгэсэнергострой” ААҖ, “ИХТ Татгазинвест” ЯАҖ, “Алтэкс-строй” ҖЧҖ, “Поволжье” СТПК ҖЧҖ тарафыннан чокыр казу, труба үткәргечләр урнаштыру, тимер-бетон конструкцияләр монтажлау, диварларны армирлаштыру, бетонлаштыру, биналар, гомумзавод хуҗалыгы объектлары корылмаларын ябу буенча эшләр башкарыла, административ-лаборатор, көнкүреш корпусы биналарында һәм завод идарәсе бинасында бизәкләү эшләре бара. 2013 елның 15 май торышына 16 500 м3 бетон кабул ителгән һәм 38 600 п.м. труба үткәргеч салынган. Төзелеш мәйданында барлыгы 1220 эшче эшли, 127 берәмлек төзелеш техникасы кулланыла. Якын арада эшчеләр санын арттыру планлаштырыла.