Республикада күп фатирлы йортларны, социаль инфраструктура объектларын төзү һәм ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк

2021 елның 8 октябре, җомга

«Без, һичшиксез, күп фатирлы йортларны, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, юл-транспорт инфраструктурасын, шулай ук яшьләр сәясәтен һәм башкаларны төзү һәм ремонтлау кебек мөһим программаларны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез», - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасында. Чара 6 нчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 25 нче утырышы кысаларында Сәйдәшев исемендәге ЗКЗында узды. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республика программалары һәм милли проектлар кысаларында бик зур эш башкарыла. Агымдагы елда гына да бу 1200 яңа һәм 3,5 мең төзекләндерелгән социаль әһәмияткә ия объект. Финанслауның гомуми күләме 61 млрд. сумнан артып китә. «Шәһәр мохитен үстерү буенча безнең тәҗрибә тиңдәшсез булып тора. Яңа төзекләндерелгән парклар һәм яр буйлары, скверлар һәм бульварлар төрле яшьтәге кешеләр өчен үзенә тартып тора. Безнең планнарыбыз - «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруны дәвам итү, ул халык тарафыннан иң кирәкле әйберләрнең берсе булып тора. Без 2 меңнән артык ишегалдын төзекләндердек инде. Якындагы 5 елда без республиканың күп фатирлы йортларының барлык ишегалларын тәртипкә китерергә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты үз чыгышында хәл итәсе мәсьәләләрне билгеләде. Болар - ТКХ хезмәтләре, су белән тәэмин итү, җәмәгать транспорты эше, юл катламының сыйфаты, юлларны, тротуарларны кардан чистарту, эре шәһәрләрдә яңгыр канализацияләре эше, үсеп килүче шәһәр һәм шәһәр яны бистәләренең инфраструктура белән тәэмин ителеше, чүп-чарны вакытында һәм сыйфатсыз чыгару, медицина хезмәте күрсәтүгә шикаятьләр һәм башка мәсьәләләр. «Хакимият органнарының бурычы - кисәтүләргә оператив рәвештә җавап бирү, аларны хәл итү буенча тулы чаралар күрү», - дип ассызыклады ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International