Татарстанда капиталь ремонт буенча 13 программаны гамәлгә ашыру төгәлләнде

2021 елның 23 октябре, шимбә

Татарстанда капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыру акрынлап төгәлләнә. Барлыгы 27 программа 3,5 мең объектны үз эченә ала. Гомуми күләме 2,5 миллиард сум тәшкил 13 программа гамәлгә ашырылган инде.

Агымдагы атнада Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте идарәсе объектларын капиталь ремонтлау программасы төгәлләнде. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Алексей Фролов сүзләренчә, бүгенге көндә Казанда 3 балалар бакчасы, 8 медицина стационары, Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы 4 бина, 4 балалар сәламәтләндерү лагеры, 2 яшүсмерләр клубы, 3 спорт объекты һәм Әтнә районындагы бер стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмасында капиталь ремонт эшләрен төгәллисе калган.

“Чистарту корылмаларын яңарту һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау” программасы кысаларында сигез объектның алтысында эшләр тәмамланган. Ике муниципалитетта ике объектта эш бара. Төзелеш-монтажлау эшләренең үтәлеше 96% тәшкил итә.

“Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендә газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү, блок-модульле пар казаннары бинасы һәм тышкы казаннар урнаштыру” программасы республиканың 11 районында төгәлләнгән. Ике муниципаль берәмлектә программа чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Эшләр 99% башкарылган.

“Халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү” программасы буенча республиканың 42 муниципаль районында планлаштырылган чаралар тулысынча гамәлгә ашырылган. Нурлат районында эшләрне тәмамлыйсы бар.

“Торак фонды мониторингы” Дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы нигезендә бүгенге көндә лимит 97%ка үзләштерелгән. Абсолют саннарда үзләштерү күләме 6,4 млрд сум тәшкил итә.

Алексей Фролов шулай ук коммуналь түләүләр җыемы турында сөйләде. Сентябрьдә әлеге күрсәткеч уртача Татарстан буенча 103,3% тәшкил иткән. Бу узган елга караганда 0,5%ка артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International