Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Кукмара районының Манзарас авылында 1,1 мең квадрат метрлык «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды. Яңа объектта спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәтлекне ныгыту өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Комплекс мини-футбол, бадминтон, волейбол һәм зур теннис өчен мәйданчыкларны үз эченә ала.

«Безнең бигрәк тә районда мини-футбол, бадминтон юнәлешләрен үстерәсебез килә. Комплекс тулы көченә эшли башлагач, бер занятие вакытында утыз-кырык бала белән шөгыльләнергә мөмкин булыр, дип уйлыйм.Зал бик матур эшләнгән, якты, җылы. Монда район гына түгел, республика күләмендә ярышлар уздырырлык шартлар бар», — диде Нуретдин Зыятдинов.

Әлеге объект «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында «Авыл территорияләренең заманча йөзе» ведомство проекты буенча төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International