Республика программалары тәмамланып килә

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Республикада социаль-мәдәни объектлар төзелеше, торак төзелеше һәм милли проектлар буенча республика программаларын гамәлгә ашыру соңгы стадиядә тора. Агымдагы елның 17 республика программасы үтәлешенең гомуми күләме 90% тәшкил итә. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Республика программаларына килгәндә, 42 фельдшер-акушерлык пунктының беренчел медицина звеносын камилләштерү кысаларында хәзерге вакытта 39 тәмамланган, өч объект тәмамлану стадиясендә. Алар буенча эшләр күләме 99% кадәр җитә. 4 табиблык амбулаториясенең 2сендә Нурлат һәм Спас районнарында эшләрне тәмамларга кала. Алар буенча ТМЭ 97 һәм 98% ка башкарылган.
Спорт объектларын төзү программасына кергән 4 ябык футбол манежының Чистай шәһәрендәге соңгы объект буенча кисәтүләрне бетерү эше алып барыла. Алты объект балалар сәламәтләндерү лагерьларын төзү программасына керә. Шуларның 3 төзелеш эшләре дәвам итә. Программа буенча эшләр башкару - 80%.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International