ТР Төзелеш министрлыгында агымдагы икътисади шартларда өлешләп төзү сораулары буенча “түгәрәк өстәл” үтте

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында республикада агымдагы икътисадый шартларда өлешләп төзү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды.

Чара ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин рәислегендә узды. Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, шулай ук республика төзүчеләре һәм банклар вәкилләре катнашты.

Катнашучылар торак бәясе, торак төзелешенә ярдәм итү, импортны алыштыру һәм төзелеш материалларын, җиһазларын китерүдә өзеклекләр булдырмау өлешендә РФ Хөкүмәте тарафыннан күрелә торган чаралар комплексының актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.

«РФ Хөкүмәте тарафыннан төзелеш тармагына ярдәм итү буенча чаралар комплексы эшләнә һәм кабул ителә. Шәһәр төзелеше документларын эшләү, ачык тыңлаулар үткәрү процедурасы гадиләштерелә, җир кишәрлекләрен бирүне тизләтү, җир арендасы шартнамәләрен озайту буенча чаралар күрелә. Барлык башланган объектларны финанслау, агымдагы программаларны һәм ташламалы ипотека программаларын гамәлгә ашыру шулай ук сакланачак", - дип билгеләп үтте Марат Айзатуллин.

Министр урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр иткәнчә, республикада 2022 елда 2,8 млн.кв. метр торак файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бүгенге көндә 710,3 мең кв.метр яки планның 25,8% ы төзелгән.

Төбәктә күп фатирлы инвестицион торакны 83 төзүче төзи. Бу - 1,6 млн кв. метр мәйданлы 168 йорт. Шуларның 12 йорты иске кагыйдәләр буенча төзелә, калганнары – проект финанславында.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, 2022 елның 28 февраленә кадәр республикада 22,7 млрд. сумлык 7,4 мең ипотека кредиты бирелгән, мартның 2 атнасында гражданнар 6,6 млрд. сумлык 1,2 мең ипотека рәсмиләштергән.  «Алга таба вакыйгалар ничек үсәчәк, РФ һәм республика Хөкүмәте карарларына бәйле булачак», - диде Илшат Гыймаев.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Илья Вольфсон үз чыгышында хәбәр иткәнчә, санкцияләр йогынтысын арттыру өчен ике дистәгә якын Федераль законга үзгәрешләр кертелә. Республика дәрәҗәсендә республика Дәүләт Советы депутатларыннан, региональ Төзелеш министрлыгы һәм Казан муниципалитетыннан эшче төркем формалаштырылган. Карап тикшерүгә кертелгән берничә төзәтмәнең нәтиҗәсе булды һәм тагын берничә инициатива буенча фикер алышулар узды.

«Татарстан Республикасы риэлторлар гильдиясе» ассоциациясе вице-президенты Андрей Савельев сүзләренә караганда, инвесторлар тарафыннан күчемсез милекне ташлау тенденциясе күзәтелә. «Икенчел базарда иске ставкалар буенча ипотека буенча хуплау алган заемчылар бар, алар март ахырына кадәр калачак. Апрель һәм май ае бик авыр булачак: икенчел базар туктап калачак диярлек. Икенчел торак сатып алучыларның зур өлеше (якынча 70%) – ипотека заемчылары. Барлык банклар да диярлек икенчел торакка еллык 21% - тан башлап ипотека бирә, бу бөтенләй башка сыймаслык», - диде Андрей Савельев.

Беренчел базарда ташламалы ипотека гамәлдә булуын дәвам итә. Әмма кредитларны хуплау срогы, эксперт сүзләренчә, берничә сәгатьтән 2-3 тәүлеккә кадәр арткан. Шул ук вакытта икенчел торак базарында проблемалар яңа төзелешләргә булган ихтыяҗга тискәре йогынты ясарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International