“Казан ДСК” елына 130 мең кубометрга кадәр тимер-бетон әйберләр җитештерүне арттырган

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

«Казан ДСК» эре панельле йорт төзелеше заводы җыелма тимер-бетон эшләнмәләр җитештерү цехын модернизацияләде, шуның нәтиҗәсендә продукция җитештерү елына 30% ка, 130 мең кубометрга кадәр артты, дип хәбәр итте предприятие директоры Андрей Некрасов җитештерү буенча пресс-тур барышында.

«Иске җиһазлар тулысынча сүтелде һәм җитештерүнең өч яңа линиясе урнаштырылды. Җитештерү технологиясе тулысынча үзгәрде һәм без элек булдыра алмаган әйберләр җитештерә башладык. Тулаем алганда, көчебез 30% ка артты һәм хәзер без елына 130 мең куб чыгарабыз», – дип сөйләде Некрасов.

Җитештерүне модернизацияләү продукция җитештерү күләмен арттырып кына калмыйча, продукциянең үзкыйммәтен якынча 5% ка киметергә мөмкинлек бирде, дип өстәде ул. Некрасов билгеләп үткәнчә, 12 яңа җайланманың 10сы илебез җитештерүчеләреннән сатып алынган.

Предприятиене модернизацияләүгә юнәлдерелгән акчаларны компания «хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль-төбәк программасы буенча ташламалы займ рәвешендә алган. Финанслауның гомуми күләме 94,6 млн. сум тәшкил иткән. Шуларның 22,4 млн сумын Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, ә калган 52,2 млн сумын Сәнәгатьне үстерү федераль фонды биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International