“ТР күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар берлеге» ассоциациясе эш йомгакларын ясады

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген «ТР күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар берлеге» ассоциациясенең үзе көйләнә торган оешмасының гомуми җыелышы булды. Чара ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында узды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Ирек Шәйдуллин, шулай ук чакырылган Татарстан Муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм вәкилләре, идарәче оешмалар җитәкчеләре, профильле белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм студентлар катнашты.

Җыелышны Ассоциация советы рәисе Марат Губеев алып барды. Ассоциациянең генераль директоры Назыйф Фатыйхов 2021 елда башкарылган эшләр һәм 2022 елга бурычлар турындагы доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы тотрыклы рәвештә үсә бара. Төп бурычларның берсе - ТКХ өлкәсендә профессиональ белгечләр әзерләү. «2021 елда Ассоциация торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кадрлар әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү буенча республика озак сроклы программасы буенча эшне дәвам итте. Әлеге программаны гамәлгә ашыру барышында 10 ел дәвамында, 2012-2021 елларда 26 691 белгеч белем алды һәм квалификацияләрен күтәрде», - диде ул.

Алексей Фролов үз чыгышында түләүләр җыюның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. «Түләүләр җыю 99% тәшкил итә. Татарстан бу юнәлештә ил буенча лидерларның берсе булып тора», - дип ассызыклады ул. Аның сүзләренә караганда, республикада цифрлы идарә системасы актив үсеш ала, ул һәр кешегә тиз арада мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

Җыелыш барышында шулай ук ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Ирек Шәйдуллин, «ТР Коммуналь предприятиеләр берлеге» РООР идарәсе рәисе урынбасары Нина Кащеева, КДАТУның Архитектура һәм дизайн институты директоры Анна Романова һәм Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте директоры Җәмил Бакаев чыгыш ясады.

Җыелыш ахырында 2021 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы идарәче оешма республика конкурсына йомгак ясалды. Призлы урыннарны алган идарәче компанияләргә дипломнар һәм кубоклар тапшырылды. “ДомСервис” компанияләр төркеме бөтенроссия тармак премиясендә беренче урын өчен диплом һәм грамота белән бүләкләнде. Моннан тыш, «ТР ТКХ ның мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе белән Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән һәм идарә компанияләренең профессиональ бергәлеге белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Ирек Шәйдуллин, «Вилюй» ҖЧҖ директоры Людмила Уткина бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International