Россиядә Арктиканы үстерү дәүләт программасы старт ала

2022 елның 19 июле, сишәмбе

“Арктик чакыру” - федераль дәрәҗәдәге масштаблы программа, ул Россия Федерациясе Арктик зонасы субъектларына төрле юнәлешләр буенча югары квалификацияле белгечләрне һәм җитәкчеләрне максатчан җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Проектны Россия Федерациясе Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү министрлыгы, «Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү корпорациясе» АҖ, шулай ук «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО алып бара.

Арктика зонасы төбәкләрендә төзелеш, энергетика, торак-коммуналь хуҗалык, медицина һәм башка өлкәләрдә 200гә якын вакансия ачык. Мурманск өлкәсендә, Ненец, Чукотка, Ямал-Ненец автоном округларында һәм Арктик зонаның башка субъектларында 44 торак пунктта квалификацияле белгечләрне сайлап алу кампаниясе җәелдерелгән.

Вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс үткәрү өчен тулырак мәгълүматны проектның рәсми сайтында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International