Марат Айзатуллин республиканың ягулык чорына әзерлеге турында сөйләде

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасында 2022/2023 еллар ягулык чорына социаль һәм торак-коммуналь өлкә объектларының әзерлеге турында сөйләде.

Чарада «Казэнерго» АҖ генераль директоры Рөстәм Габделхаков, «Водоканал» МУП директорының беренче урынбасары Марат Сәлахов, «Татэнерго» АҖ генераль директоры урынбасары - техник директоры Илгизәр Гайфуллин, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры урынбасары - техник директоры Альмир Латыйпов катнашты.

Министр билгеләп үткәнчә, ягулык чорында барлык хезмәтләр тышкы һәм эчке җылыту системаларын су белән юдыру һәм опрессовкалау буенча эшләр башкарган, инженерлык инфраструктурасы, торак фонды һәм социаль өлкә объектларында ремонт эшләре алып барган.

Муниципалитетлар объектларның алда торган ягулык чорына әзерлеген тикшерү буенча комиссияләр төзеделәр, ә ТР Министрлыгы тарафыннан атна саен республика штабы утырышлары үткәрелә.

Бүген объектларны кышкы чорга әзерләү төгәлләнеп килә. Республика буенча сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль яклау объектлары тулысынча әзер. 17 мең 506 күпфатирлы йортка әзерлек паспортлары алынган, бу 99,1% тәшкил итә.

«Җылыту сезоны һава торышы 8 градустан түбән торганның алтынчы көненнән башланырга тиеш.  Әмма җирле үзидарә органнары салкыннар башлануны көтеп тормыйча муниципаль берәмлектә ягу сезоны башлану турында карар кабул итә һәм, беренче чиратта, кешеләрнең даими булган социаль объектларга җылылык җибәрә башлый ала. Болар - хастаханәләр, балалар бакчалары, мәктәпләр, картлар йортлары, интернатлар», – диде Марат Айзатуллин.

Министрлык тарафыннан торак фонды һәм социаль өлкә объектларына җылылык җибәрүгә даими мониторинг үткәрелә. Җирле үзидарә органнары белән оператив мәгълүмат алу һәм җылылык җибәрүгә бәйле нинди дә булса проблемаларны хәл итү буенча хезмәттәшлек оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International