Казанда елга порты территориясендә беренче таш салынды

2022 елның 23 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов елга порты территориясендә торак комплексының беренче ташын салу тантанасында катнашты. Тантанада шулай ук Сбербанк ГАҖнең Идел - Нократ банкы вице-президенты-рәисе Петр Колтыпин, Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.

Яңа торак комплекс 100 мең кв. метрдан артык мәйданда уртача катлы квартал төзелешеннән гыйбарәт булачак дип көтелә. ТК архитектура концепциясендә татар милли үзенчәлеген чагылдыру каралган. Мәсәлән, Сөембикә манарасы образын биналар сызыкларында чагылдарачаклар. Фасад һәм төс чишелешләрен сайлаганда, архитекторлар XIX гасыр татар милли чигү үрнәкләрен исәпкә алдылар.

Биредә 1,5 млн кв.метр торак һәм 1,3 млн кв. метр административ һәм коммерция биналары барлыкка килер дип планлаштырыла. Күп функцияле төзелеш төп шәһәр төзелеше нокталарында биек катлы доминантлар белән берлектә урта катлы булачак. Территория җәмәгать һәм мәдәни мәйданчыклар белән тулы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International