Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү 99,5% ка үтәлгән

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

«Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасы буенча, төзү-монтаж эшләре 753 йортның 697сендә тулысынча тәмамланган. 56 КФЙда эшләр дәвам итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмә барышында ведомство башлыгы урынбасары шулай ук ягулык чорына әзерлек паспортлары алу турында мәгълүматлар китерде: әзерлек актларын 157 җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәре оешмалары алды, бу планның 92%  тәшкил итә. 36 муниципаль райондагы 143 оешма әзерлекне тулысынча төгәлләде. Республиканың 27 районы муниципаль берәмлекнең әзерлек паспортларын алды.

Соңыннан Алексей Фролов җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәрләре оешмалары өчен – 1 ноябрьгә кадәр, муниципаль берәмлекләр өчен - 15 ноябрьгә кадәр паспорт алу вакыты турында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International