ТР тарифлар буенча дәүләт комитетында гражданнар мөрәҗәгате өчен “кайнар элемтә” ачылды

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитетында гражданнарга коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләгәндә билгеләнгән тарифларның үтәлешен тикшереп тору мәсьәләләре буенча «Гражданнар мөрәҗәгате өчен элемтә» эшли.

“Кайнар элемтә” транспорт хезмәтләре һәм тормыш өчен кирәкле, мөһим булган дару препаратлары, транспорт өлкәсендә тарифларны, бәяләрне, өстәмә хакларны дәүләти җайга салу мәсьәләләре буенча консультация алу мөмкинлеген бирә.

“Кайнар элемтә”гә (843) 236-36-36 телефоны буенча дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 8.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга көнне 8.00 дән 15.45 кә кадәр (төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Эшләми торган вакытта мөрәҗәгатьләр языла, аннары «Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләре тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә карала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International