Республикада октябрь аенда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең җыемы 103,5% тәшкил итте

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Октябрьдә республика буенча халыктан акча җыю дәрәҗәсе уртача 103,5% тәшкил итте. Бу узган елгы күрсәткечтән 2,9% ка югарырак (100,6%).

Быелның 10 ай эчендә, узган елның шул ук чорына карата җыелу 0,3% ка арткан һәм 99,1% тәшкил иткән.  Еллык уртача дәрәҗә 99,2% иде, бу узган ел белән чагыштырганда 0,1% ка югарырак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International