Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрәчәк

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

2022 елның 1 декабреннән коммуналь хезмәтләр өчен түләүне үзгәртү мәсьәләсенә багышланган брифингта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов чыгыш ясады.

Чарада шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев та катнашты.  Тариф органы башлыгы үз чыгышында журналистларга 2022 елның декабренә республикада коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртү индекслары турында сөйләде.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты үз вәкаләтләре кысаларында газ, электр энергиясенә, җылылык белән тәэмин итүгә, су белән тәэмин итүгә, ташландык суларны агызуга тарифларны һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү хезмәтләренә тарифларны раслады.

Электр энергиясенә, газ һәм каты коммуналь калдыкларга тарифлар Татарстан Республикасы территориясендә бердәм билгеләнде һәм Россия монополиягә каршы федераль хезмәтнең кабул ителгән норматив хокукый актларын исәпкә алып:

газ – 6,78 сум/куб. м. (НДС белән), үсеш 8.5%;

 электр энергиясе - уртача үсеш 9%, электр плитәләре булган йортлар өчен -11,9%:

бер ставкалы тариф - 4,68 сум/квтсәг (НДС белән);

шәһәр торак пунктларында электр плитәләре белән җиһазландырылган йортларда яшәүче халык өчен бер ставкалы тариф - 3,58 сум/квтсәг (НДС белән);

авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен бер ставкалы тариф - 3,28 сум/квтсәг (НДС белән).

 Каты коммуналь калдыклар белән эш итү (үсеш 4%):

күпфатирлы йортлар - аена 103,93 сум/кеше (НДС белән);

индивидуаль торак йортлар - аена 112,74 сум/кеше (НДС белән);

Казан шәһәре өчен су белән тәэмин итү хезмәтләренә Тариф 27,36 сум/куб. м (НДС белән), 2,6 сумга үсеш, ташландык суларны агызу – 33,67 сум/куб. м (НДС белән), үсеш 6 сум тәшкил итте.

Төп тәэмин итүчеләр өчен җылылык энергиясе буенча үсеш 6,5% тәшкил итәчәк.

Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны

Дәүләт комитеты тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актлар хокукый мәгълүмат сайтында бастырып чыгарылган.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары буенча илнең барлык төбәкләрендә коммуналь хезмәтләргә тарифларны индексацияләү 2022 елның 1 декабреннән булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International