Татарстанда республика һәм федераль төзелеш программаларын тормышка ашыру 97% ка үтәлгән

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә инфраструктура объектларын төзү һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча республика һәм федераль программаларның тормышка ашырылуы турында сөйләде.

15 республика программасының үтәлеше 97 процент тәшкил итә. 12 программа тәмамланган, аларга 180 объект керә. Эштә 3 программа кала – икесе сәламәтлек саклау өлкәсендә, берсе җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча.

Спорт объектларын төзүнең республика программасы 6 декабрьдә - Буа, Минзәлә һәм Биектауда өч объектны тантаналы ачу белән тәмамлана. Бүгенге көндә барлык 6 ябык футбол манежы да файдалануга тапшырылган. 6 балаларны савыктыру лагерьларының 2сендә эш дәвам итә.

Милли проектлар һәм төзелеш линиясе буенча дәүләт программаларының үтәлеше 94% тәшкил итә. ТР Төзелеш министрлыгы карамагындагы 8 илкүләм проект һәм 116 объект кергән 4 дәүләт программасының 102се буенча эшләр тулысынча тәмамланган.

14 объект 6 федераль программага керә. Шуларның 5се – «Торак» федераль проект объектлары. Эшләрнең үтәлеше 73% тәшкил итә.

Агымдагы ел лимитлары буенча илкүләм проектларга һәм дәүләт программаларына кертелгән 5 мәгариф учреждениесеннән Мамадыш шәһәрендә балалар бакчасы эшли. Мәдәни тармакның 8 объектыннан икесен тәмамлыйсы калды.

Җәмәгать урыннарын төзекләндерү кысаларында эшләр тәмамланды. Бу - «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча 28 объект, алар буенча Чаллыда, Тәтеш, Алабуга һәм Буа районнарында соңгы 4 объект файдалануга тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International