«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын финанслау быел 6 521 млрд. сум тәшкил итте. Бу хакта ведомство башлыгының беренче урынбасары Алексей Фролов 2022 елда илкүләм проект буенча эш йомгакларына һәм 2023 елгы планнарга багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Торак һәм шәһәр мохите» ил күләм проектына дүрт федераль программа керә: «Торак», «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру», «Чиста су» һәм «Яшәү өчен яраксыз торак фондының тотрыклы кимүен тәэмин итү».
«Торак» федераль программасы буенча быел 16 объект тормышка ашырыла. «Ул комплекслы торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, һәм аның кысаларында яңа микрорайоннар өчен без челтәрләр һәм юллар төзүгә финанс ярдәм алабыз. Быел 3,5 млрд. сумнан артык акча мондый максатларга юнәлдерелгән», - дип сөйләде ТР Төзелеш министрының беренче урынбасары.
Ул шулай ук 11 объектта барлык эшләр тәмамланган дип өстәде.
2022 елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасына 1,5 млрд. сумга якын акча күчелгән. Бирегә 34 объект кертелгән:28 парк һәм сквер һәм тагын алты проект — кече шәһәрләр һәм тарихи урыннар конкурсында җиңүчеләр.
«Кайбер күрсәткечләр буенча бу программада без әле кирәкле нәтиҗәгә ирешмәдек, әмма ел ахырына план тулысынча үтәләчәк», - дип билгеләп үтте Фролов.
«Чиста су» программасы буенча быел Нурлат шәһәре өчен су белән тәэмин итү системасы төзелеше башланды. Бу проект киләсе елда тәмамланачак, ә аны финанслау 780 млн сумга якын тәшкил иткән.
«Шәһәр халкы ел саен язгы ташу чорында суның сыйфаты кискен кими дип зарлана, шуңа күрә күрше торак пунктларны басып алып, яңа су алу җайланмасы төзү турында карар кабул ителде», — дип ассызыклады спикер.
Ул шулай ук федераль программадан тыш, Татарстанда финанслау 1,3 млрд сум тәшкил иткән төбәк программасы эшләвен дә өстәде. Аның буенча республика авылларында үзәкләштерелгән су челтәрләре төзелә.
Быел кешеләрне авария хәлендәге йортлардан күчерүне финанслау 109 млн сум тәшкил иткән. Бүгенге көндә гомуми мәйданы 7,2 мең кв.метр булган 259 торак бинадан 644 кеше күчерелгән.
Моннан тыш, 2023 елда республиканың ун районында, гражданнар милкендә булган, гомуми мәйданы 4 мең кв.метрлы тагын 109 авария хәлендәге фатирны күчерү планлаштырыла.
«Саба районында беренче тапкыр авария хәлендәге торактан күчерү өчен алты шәхси йорт төзелешен башлап җибәрүләрен аерым билгеләп үтәм», — дип өстәде Алексей Фролов.
Тулаем алганда, Татарстан төзелеш министрының беренче урынбасары докладыннан күренгәнчә, «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасының берничә күрсәткеченнән тыш, башка параметрлар буенча планлы күрсәткечләр арттырып үтәлгән, гәрчә ел азагына кадәр әле күпмедер вакыт калса да.